«Бүген төшемдә кызымны күрдем»
Опубликовано пн, 22/05/2023 - 11:01 пользователем TatFrontu.ruСугыш тиз килә. Көтелмәгән җирдән. Бар дөньяны җимереп, өметләрне өзеп, хыялларны чуалтып, кояшны сүндереп килә. Иртәнге таңда яңа кияүгә чыккан кызлар яратканнарының җылы кочагында иркәләнгәндә, күптән түгел туган яшь бала анасының күкрәк сөтен имеп ятканда, әле генә мәктәп бетереп киткән яшь кызлар һәм егетләр киләчәккә якты хыяллар корып атлаганда, бар да тыныч һәм бәхетле булган чакта кинәт кенә, көтелмәгәндә башлана.