Тәкъдим ителә торган язма Миннибаев Муллахмәт Миннибай улы турында

Сугыштан соң, Миннибай картның барлык балалары арасыннан, военный заводта эшләүче бер Габидин исемле малае гына исән кала. Ул, берничә еллар Миңлебай авыл җирлегенең җитәкчесе дә булып тора. Миңлебай картның Миннефазыл исемле улы турында, Суслонгер лагерынннан кайтмаган дигән хабәр бар. Башка уллары турында мәгълүмат юк. Бүген тәкъдим ителә торган хатлар, Миннибай картның бишенче улы, Миннибаев Муллахмәт хатлары. Муллахмәт бишенче ул, соңгы җиденче бала...

һәйкәлләр

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә елдан артык вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан - ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.

Хәбәрсез югалган этине эзләп табу бәхете

Әлмәт районы Миңлебай авылның хөрмәтле имам-хатибы Гатауллин Расих Зәкиҗан улы, сугышта «хәбәрсез югалган» дип саналган әтисен бик күп еллар узгач эзләп табу бәхетенә иреште. Сезнең игътибарыгызга Расих аганың үзе сөйләгәннәрен тәкъдим итәбез: «Безнең гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашып вафат булучылар, һәмдә, хәбәрсез югалучылар 5 кеше.

Гыйниятуллин Җәүдәт Миннехан улының сугышчан юлы

Гыйниятуллин Җәүдәт Миннехан улы (Төп исеме Бикчурин Җәүдәт Гарифулла улы) 1923 елның 16 нчы мартында Татарстан АвтономиялеСовет Социалистик республикасының Бөгелмә кантоны(Кантон-это административно-территориальная единица в 1920-1930 годы) Мәмәт авылында, урта хәлле крестьян семьясында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда Җәүдәтнең 9 классны тәмамлап, каникулга чыккан чагы була. Авылларда гөрләп Сабантуйлар бара. 22 июнь Әлмәт Сабантуе көне. Бөтен Әлмәт халкы мәйданда бәйрәм итә. Алар арасында Җәүдәттә бар. Ул иптәшләре белән уеннарны карап мәйданда йөри.

95-летний юбилей Антоновой Марии Алексеевны

Жительницу станции Миннибаево Альметьевского района — труженицу тыла, ветерана труда — Антонову Марию Алексеевну - с 95-летием тепло поздравили представитель администрации,Совета Ветеранов города Альметьевск, Глава Миннибаевского сельского поселения Рахимов Ильдар Мансурович . Почетные гости вручили цветы и памятные подарки юбилярше. Присутствующие пожелали Марии Алексеевне прожить ещё много лет, всегда оставаться в здравии, благополучии, в любви детей, внуков, родных.

95 яшьлек юбиляр Антонова Мария Алексеевна

Россия Федерациясе Президенты В .В. Путинның шәхси котлавын Әлмәт районы Миңлебай станциясендә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Антонова Мария Алексеевнага тапшырдылар. Аны 95 яшьлек юбилее белән Әлмәт шәһәре администрациясе,ветераннар Советы вәкиле, Миңнебай авыл җирлеге башлыгы Рәхимов Илдар Мансур улы җылы котладылар . Хөрмәтле кунаклар юбилярга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Анда катнашучылар Мария Алексеевнага тагын күп еллар яшәргә, һәрвакыт сәламәтлектә, иминлектә, балалары, оныклары, туганнары мәхәббәтендә калырга теләделәр.

КОРЮШОВА ВАРДЮК СТЕПАНОВНА

Корюшова Вардюк Степановна родилась 19 октября 1925 году в деревне Старое Суркино в Чершилинской волости Бугульминского кантона в многодетной семье колхозника. Закончила четыре класса в Старосуркинской школе. С 1932 года работала в Старосуркинском колхозе «Вязовка». Приходилось пахать, сеять, молотить, косить. С 1944 года работала в Казани на заводе № 16. Там отработала два года и вернулась в колхоз «Вязовка» С апреля 1951 года до 2 сентября 1952 работала уборщицей в Старо- Суркинском детском доме № 72

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр!

Һәйкәл булып баса батырлар. Ә батырлар ике тапкыр үлми, Җирдә алар мәңге балкырлар. Тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрел деләр. Тик ике юл бар: я – үлем, я – җиңү!

Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Сөләй урта мәктәбе укучылары белән “Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә. Укучылар үзләренең бабалары турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 7 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Алинә Азат кызы да бабасы турында язып килгән.

Сугыш чоры балалары

Сугыш еллары артта калса да, ул көннәр онытылмый.Авыр сугыш еллары кешелек тормышында мәңге онытылмаслык эз калдырды. Алар тормыш авырлыкларына бирешмәделәр, һәрвакыт алга бардылар.