СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАСЫ…
Опубликовано чт, 13/04/2023 - 12:48 пользователем TatFrontu.ruМөгаллим һәм сугыш... Бер-берсенә һич тәңгәл килми торган төшенчәләр. Дәһшәтле сугыш елларында фронттагы ир-атларның какшамас тылы булган хатын-кызларның фидакарьлеге турында искә алмау мөмкин түгел. Андый көчле рухлы, чын патриот булган нәфис затларның исемнәре Мирза Каюм улы Таһиров исемен йөрткән 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе тарихы битләренә дә алтын хәрефләр белән язып куелган.