Мин бабама рәхмәтле
Опубликовано пт, 05/05/2023 - 16:58 пользователем TatFrontu.ruСугыш – иң куркыныч вакыйгаларның берсе. Ләкин безнең дәү бабаларыбызга һәм дәү әбиләребезгә әлеге вакыйганы үз күзләре белән күрергә, бу вакыйгада катнашырга туры килгән. Әйе, Бөек Ватан сугышы беткәнгә быел җитмеш сигез ел була. Әмма күп еллар үтсә дә, әлеге сугыш безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә бер урын биләп тора. Бу вакытта безнең илебез халкы җилкәгә җилкә терәшеп, үзләренең гомерләрен бирә-бирә фашизмга каршы көрәшә. Бу сугыш илебезнең бер гаиләсенә дә кагылмыйча калмагандыр дип уйлыйм.