Алар илгә Җиңү алып кайттылар!

Сөләй урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә “Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына истәлек язмалары җыю дәвам итә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Гөлнур Газыйм кызы да үзенең бабасы турындагы истәлекләрне сөйләде.

Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Хаҗиев Шәрипҗан Хаҗиәхмәт улы 1922 нче елның 1 нче июнендә Татарстан республикасының Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белемне ала. Укуны бетергәч, Шәрипҗан колхозда мал караучы булып эшли. 1942 нче елның гыйнвар аенда сугышка китә. Сугыштаул 698 нче Смоленск фронтында катнаша. Шунда бик каты яралана, туган авылына кайта. Ләкин озак тормый, ярасы төзәлгәч, кире сугышка китә. 1943 нче елны Ленинград шәһәре янындагы сугышларда катнаша, 102 нче укчылар полкында хезмәт итә.

ХАБИБУЛЛИН АМИРЬЯН МОРТАЗА УЛЫ

Хабибуллин Амирьян Мортаза улы 1931 елның 11 июлендә Кама – Исмәгыйль авылында туа. Сугыш елларында “Комбайн” колхозда ат караучы, терлекче булып эшләгән. “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “55 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “75 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”

МУХАМАДЕЕВ АСГАТ ХАМИДУЛЛА

Мухамадеев Асгат Хамидулла улы 1928 елның 4 июль көнне Кама – Исмәгыйль авылында туа. Гомуми эш стажы “Зәй” колхозында 56 ел. 1941 – 45 елларда колхозда ат караучы булып эшли. 1948- 51 хәрби хезмәт үтә. 1953 ел машина йөртү курсын тәмамлый. 1964 ел коммунистлар партиясына керә. 1969 ел депутат Яңа Нәдер сайлау округында, 1971 ел Кама – Исмәгыйль сайлау округы буенча депутат. Бүгенгесе көндә Кама – Исмәгыйль авылында яши. “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945г.г.” медаль. “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”

ВАЛИЕВА ӘМИНӘ САФИУЛЛА КЫЗЫ

Валиева Әминә Сафиулла кызы 1930 елның 8 сентябрендәУльянов өлкәсе Карсунский районыУразовка авылында туган. 1950 елларда Ташкентның тимер юлларында эшләгән. 1957 елда Валиев Ягъфәр Газимҗан улына кияүгә чыга, аның белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, икесе дә колхозда эшләгән. Бүгенгесе көндә Кама – Исмәгыйль авылында яши. “50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “55 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.” “60 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.”

РАХМАТУЛЛИНА (ШАБАНОВА) РӘЙСӘ ВӘЛИ КЫЗЫ

Рахматуллина (Шабанова) Рәйсә Вәли кызы 1928- елның 15- мартында Кама – Исмәгыйль авылында туа.Бөек Ватан сугышы елларында 13 яшьлек әРРәйсә зурлар белән беррәттән колхозда төрле эштә эшли. 1946- елда Свердлов өлкәсенә барып карьерда эшли башлый.Анда ул әсиргә төшкән немецларның да сак астында эшләвен күрә. 2 елдан Әлмәт районы Мактама кирпеч заводына кайтып эшли башлый һәм шушы ук елда Рахматуллин Габделнур Рахматулла улына кияүгә чыга. Тормыш иптәше нефть чыгаруда эшли. 1955- елда гаиләсе белән Әтнә районы Күнгер авылына ире яклап әти – әнисенә барып яши башлыйлар.

МУХАМЕТРАХИМОВА МӘҮҖИДӘ САФА КЫЗЫ

Мухаметрахимова Мәүҗидә Сафа кызы 1930- елның 10- сентябрендә Габдрахман авылында колхозчы гаиләсендә туа. Гаиләдә 5 бала була, иң өлкәне Мәүҗидә. Бик авыр еллар булганга күрә, 8 классны тәмамлагач, колхозга эшкә керә.Балачагы сугыш елларына һәм сугыштан соңгы чорга туры килә.Хезмәт стажын төрле җирдә уза. 1952- елда Кама – Исмәгыйль авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Мухаметрахимов Әнәс Хәниф улы бу елларда нефть чыгаруда буровойда эшли. Әнәс абый – Бөек Ватан сугышы ветераны.

Медаль «50 лет Победы»

Автор: Бакланов А.В. Время создания: вторая половина XX века. Размер диаметр — 3,2 см.

Трагедия в городском саду Пионеров

13 июня 1942 года в бывшем городском саду Пионеров в Воронеже от бомб, сброшенных фашистами, погибли дети. Много детей... По случаю окончания учебного года 13 июня, в субботу, был устроен праздник – пионерский слёт, куда были приглашены несколько сотен детей, школьников-отличников. Были и родители. Пионеры в формах с барабанами и знамёнами собрались на праздник.

В Альметьевске прошло ежегодное соревнование «Тропа мужества»

В нем приняли участие 23 команды, собрав в своих рядах школьников 10-х классов, а также студентов вузов и ссузов района. В качестве почетных гостей на соревнованиях присутствовали руководитель Альметьевского отделения республиканского отделения Всероссийской общественной организации ветеранов «Боевое братство» Геннадий Денисов, а также председатель Местной общественной организации ветеранов (пенсионеров) района, Клара Мингазова. Тропа мужества - заключительный этап сборов, который включал в себя 10 заданий, направленных на проверку навыков и умений участников.