Яраткан карт әбием
Опубликовано пн, 13/02/2023 - 15:00 пользователем TatFrontu.ruБөек Ватан сугышының 4 елы илебез халкы өчен бик авыр булды, бу чорда бик күп кеше һәлак булды. Һәр гаиләдә диярлек кемдер сугышкан, яки Җиңү хакына тылда хезмәт иткән. Сугыш башланганда әбием Нигматуллина Энҗе Нигъмәт кызына нибары 14 яшь иде. Ул вакытта ул Уразай авылында яшәгән. Минем әбием Нигъмәтуллина Энҗе Нигъмәт кызы 1931 елның 22 нче февралендә туган. Сугыш вакытында тормыш бик авыр булган.