Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы

       Сөләй урта мәктәбе укучылары белән “Минем гаиләм язмышында  Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә.  Укучылар үзләренең  бабалары  турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 9 нчы сыйныф укучысы  Зөлмиева Алинә Фәнил  кызы да бабасы турында язып килгән.

       “Минем әбиемнең әтисе Фаттахов Камил Фаттах улы 1911 нче елның 12 декабрендә бу якты дөньяга аваз сала. Ул Яңа Кәшер авылының крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Камил бабайның әтисе Фаттах бабай урта хәлле крестьян була. 1929 нчы елларда колхозлашу башлана. Безнең авыл колхозына «Радио» исеме бирәләр. Авылда 1688 кеше яши. Колхозда 306 ат, 13 сыер, 45 сарык, 2766 гектар җир була. 18 яше тулгач, Камил бабай төзүчеләр әзерли торган курска укырга керә. Уку йортын яхшы гына тәмамлап кайткач, аны председательләр әзерли торган курска укырга җибәрәләр. Аннан кайткач, бабайны “Радио” колхозына председатель итеп билгелиләр.
      1941 нче елның 22 нче июнендә сугыш башлана. Бөтен кеше Сабантуй бәйрәмендә була. Бу хәбәрне ишеткәч, бар халык елаша башлый. Бабайны шул көнне үк сугышка алып китәләр. Аның 2 яшьлек улы һәм 20 көнлек кызы кала. Авылдан 700 кеше китә, 323 кеше генә кире кайта. Сугыштан кайткач, Камил бабай үз эшенә керешә. Колхозда 7 бригада була. Бабай 1946 нчы елда бик каты авырый, аның яралары ачыла. Ул бик озак сырхауханәдә дәвалана. 1946 нчы елда председательлеген икенче кешегә тапшыра. «Радио» колхозында иң артта калган өченче бригаданы ала һәм шунда бригадир булып эшли. Бик тырыш, көчле рухлы, төгәл кеше булгангадыр, ул бригадасын алдынгылар рәтенә кертә. 1946 нчы елдан 1971 нче елга хәтле колхозда эшли.
   Сугыштан соң аның тагын 5 баласы дөньяга килә.
      1994 нче елда Камил бабай минем әбием Нилә тәрбиясендә якты дөньяны ташлап китә.”

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең 

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917044
Язык: 
Татарский