Батырлар онытылмый

pstrongБөек рус полководецы Александр Суворовның «Сугыш соңгы солдат күмелгәннән соң гына тәмамлана» дигән сүзләре бүген дә үзенең тирән мәгънәсен югалтмый./strong/p pКүз яшьләре аша орден-медальләр чыңлатып килгән Җиңү көне инде ерак калса да, сугыш кайтавазының тынып торганы юк./p pБөек Ватан сугышы безнең өчен әле тәмамланмады. Эзләнү отрядлары һәлак булган һәр сугышчыны гына түгел, алар лаек булган сугышчан бүләкләрен дә эзлиләр һәм табалар./p p«Нефтьче» Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган чарада катнашучылар шундый тарихи мизгелнең шаһиты булдылар./p p1942 елда батырларча һәлак булган Габделвәли Бикбула-товның Кызыл Байрак орденын оныгы Рәшит Бикбулатовка хакимият башлыгы Тимур Нагуманов тапшырды. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Габделвәли Бикбулатов әлеге бүләккә үлгәннән соң тәкъдим ителә./p pӘлмәт хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында кат-нашучыларның фронт хатларын һәм фотосурәтләрен, алар турында мәгълүматлар җыю буенча зур эш алып бара. Эзләү барышында Оборона министрлыгы архивларына запрослар бирелә, бүләкләнүләре турында материаллар җыела. Соңгы биш ел эчендә генә дә якын туганнарына хәрби бүләкләнү турында 10 таныклык тапшырылган./p p /p pРәфкать Шаһиев,/p p«Әлмәт таңныры” №3 (13428), 29 гыйнвар, 2021 ел/p pa href="http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/46537"http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/46537/a/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/news/batyrlar-onytylmyy
Язык: 
Русский