Ватан Геройлары көне
Опубликовано ср, 17/12/2025 - 08:51 пользователем TatFrontu.ruБу истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә Федераль закон белән расланды. Җиденче сыйныф укучыларын «Юнармия» сафла-рына кабул итү тантанасы булды. Без бу тантанага мәктәбе-безнең элеккеге укучысы, махсус хәрби операциядә катнашып «Батырлык ордены» дәүләт бүләгенә лаек булган Альберт Атлас улы Ибраһимовны чакырдык. Ул укучыларга МХО зонасындагы хәрби хезмәте, көн саен очрашкан кыенлыклары һәм сынаулары турында, иң мөһиме, дуслык, үзара ярдәм һәм хәрби бурычка тугрылыкның бәяләп бетергесез мөһимлеге турында сөйләде.









