pСугыш.... Нинди шомлы сүз бу. Күпме борчу-сагышлар,михнәтләр, ялгызлык,ачлык, ятим балалар өзгәләнүе алып килгән бит ул! Бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзеп, күңелләрдә мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырган. Шушы хатирәләрне батыр йөрәкле мәңге үлемсез кыю ир- егетләрнең, мемориаль такталардагы исемнәре гел яңартып торалар.../p pБөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да югалмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмагандыр./p pБөек Ватан сугышына безнең авылыбыздан 318 кеше киткән. Шуларның 161 се кире үз гаиләләренә әйләнеп кайта алмаган. Туган җирләре, газиз халкы өчен башларын салган бу батырларны безнең онытырга хакыбыз юк. Аларның исемнәре Миңлебай авылы Жиңү паркындагы һәйкәлдәге такталарга уеп язылган. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә “Алар илгә Җиңү алып кайтты” исемле һәм “Сезнең күрсәткән батырлыгыгыз гасырларда яшәр” исемле һәйкәлләр урнаштырылган./p pТөзүче. Смотритель Халилова Э.Р. Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музее /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/news/bezg-yshanyp-tapshyrgan-hter