Бишмунча йөзьяшәре

Кешеләр үзара сөйләшкәндә «Бер кеше гомере», «Мин сине йөз ел беләм», яки «Йөз ел күрешкән юк» дигән әйтемнәрне кулланалар. Ә чынлыкта 100 ел яшәүне беребез дә күз алдына да китерми.

Бишмунча авылында туып, шунда гомер итүче Нурикамал Яхъя кызы Мордахановага шушы көннәрдә 100 яшь тулды.

Авылыбыз имамы - улы Тәмиз тәрбиясендә яшәүче әбиебез бөтен нәрсәгә «Аллаһка шөкер» дип, шөкерана кылып утыра, хәтеренә сеңеп калган догаларын кабатлый.

Тарих битләренә күз салсак, Нурикамал әби яшәгән бер гасыр эчендә илдә нинди генә вакыйгалар булмаган. Ишле гаиләдә ул баш бала була. Инкыйлабтан соңгы колхозлашу чорларын узган, яшьлек чорына сугыш туры килгән. Нурикамал әбине башта Казанга ФЗӨ мәктәбенә җибәрәләр. Ул инде уку булмый, ә хәрби заводта чынлап торып тәүлек буе эшләү була. Ачлы-туклы эшлиләр, салкын баракта яшиләр. Күпләр чыдый алмыйча качып кайтып киткән. Нурикамал әби дә зур авырлыклар белән туган нигезенә кайтып җитә. Колхозда ялсыз, йокысыз хезмәт еллары башлана. Сугыш өчен, фронт өчен барлык җыеп алынган икмәкне алып китә торалар. Алабута, черек бәрәңге (кәлҗемә) ашап, җиңү киләсенә ышанып эшләгәннәр дә эшләгәннәр.

Миннехан бабайны Нурикамал әби яшьли белгән. Ул сугышта әсирлеккә эләгеп, берничә концлагерьда була. Сугыштан соң 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Миннехан Мирайхан улына тормышка чыга. Нурикамал Яхъя кызы колхозның төрле тармакларында эшли: комбайнда салам бушата, яшелчә бригадасында хезмәт куя, балалары белән чөгендер үстереп, йолкып, үз куллары белән биек-биек машиналарга төяп җибәрәләр.

Кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле Нурикамал апа тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып тора. Йортында һәрвакыт чисталык, буялмаган идәннәр сап-сары итеп юылган, тәмле камыр ризыклары. Үзе беркайчан зарланмый, артыгын сөйләми. Бар белгәне - эш. Нәселләре белән дини булалар. Мин-нехан бабай да, Нурикамал әби дә гомер буе намазда, ураза тотып, дини кануннарны төгәл үтәп яшиләр. Бүген Тәмиз абыйга авылның социаль хезмәткәре Миләүшә Әхмәдуллина ярдәм итә.

Нурикамал әби Мордаханованың юбилеена барлык туганнары, оныклары, оныкчыклары җыелган. Иң якыннары - әби карап үстергән оныклары Регина һәм Руслан. Алар инде үзләре әти-әни, мөмкинлекләре булганда кайтырга, һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар.

Регина үзенең авылда әби янында уздырган чакларын сагынып искә ала: «Без әби белән бабайның тик утырган чакларын хәтерләмибез, гел нәрсәдер эшлиләр. Безне дә, шәһәр баласы дип тормадылар, сәгать 7 дә уята иделәр, бакча карауны, бәрәңге утауны Руслан белән икебезгә кушалар иде. Әби мине 15 яшемнән ипи салырга да, камыр куеп пирожки пешерергә дә, сыер саварга да өйрәтте. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле».

Руслан да әбисе һәм бабасы белән горурлануын сөйләде. «Бабай сөйләгәннәрне мин кино караган шикелле гәүдәләндереп, куркып тыңлап утыра идем. Әби белән бабай бик сакчыллар иде. Безгә бәләкәйдән ипине, ризыкны кадерләргә өйрәттеләр. Беркайчан да зарланмадылар, сукранмадылар. Үз рәхәтең өчен генә яшәргә түгел, ә файдалы булып яшәргә, булганга шөкер итәргә кирәк дип өйрәттеләр», - ди Руслан.

Нурикамал әбине тәбрикләргә «Чулпан» хуҗалыгы җитәкчесе Минфаяз Илалов, авылның ветераннар советы җитәкчесе Зәһинә Гарифуллина да килгәннәр иде. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев Нурикамал әбигә Россия һәм Татарстан Президенты, район башлыгы, Әлмәт ветераннар советы исеменнән котлауларын җиткерде.

 

Римма Хәлимуллина, Бишмунча авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары «Әлмәт таңныры” №6 (13431), 19 февраль, 2021 ел      http://almet-rt.ru/news/sine-keshelre-lmt/46457

Источник: 
https://tatfrontu.ru/news/bishmuncha-yozyashre
Язык: 
Русский