Әлмәт районы Маресьевы

Әлмәт раонында Салкын Алан дигән авыл бар.  Аның халкы  үз авылының тарихын белә һәм аны саклый.  Мәктәп бу авылның тарихи сәхифәләрендә аерым урын алып тора.  Хәзерге көндә мәктәп ябылган, ләкин  аның тарихын сөйләүче  документлар сакланган.  Заманында  Салкын Алан мәктәбе тирә-якта дан тоткан.  Ә аның даны Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин  Нури  Сибгатулла улы  (29.06.1909-13.04.2003)  исеме белән бәйле.

Сугыш елларында  Нури  Сибгатулла улы лейтенант,  миномет батареясының командиры була.  Гади авыл баласы, укытучы, мәктәп директоры  герой-летчик  Маресьевның батырлыгын кабатлаган.  Аны шуңа күрә  “Әлмәт районы Маресьевы” дип йөртәләр.  1968 нче елда  сугыш ветераны янына Мәскәүдән  журналистлар килә.  Аннан интервью алалар,  мәктәп белән  танышалар.  Шуннан соң  “Народный учитель”   дигән җыентыкта  фронтовик  Сибгатуллин  Нури  Сибгатулла улы турында зур күләмдәге очерк  басылып чыга.  Очеркның  исеме нәкъ  шулай атала да инде  “Әлмәт районы Маресьевы”.  Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат иткән  Әдип Маликов  тыйнак хезмәт иясе һәм  сушыш ветеранына  багышлап   “Салкын Алан” дигән поэма  яза.  Бу поэма аерым китап итеп тә,  авторның “Җуелмас эзләр” дигән җыентыгында  да басыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында  Нури  Сибгатулла улы ике мәртәбә каты яралана.  Прибалтиканы азат иткәндә  минага эләгә һәм ике аягын да югалта.  9 ай госпитальдә   дәвалана.   “Ике аяксыз гарипне  көтмәгез”,- дип  тормыш иптәшенә хат язып җибәрә.  Ләкин   хатыны авырлыклардан курыкмыйча,  инвалид  ирен өйгә алып кайтырга  дип  ерак юлга чыга.   Колхоз алар кайтуына яңа өй төзеп  бирә. 

 Нури абый яңадан  йөрергә өйрәнә, ләкин  хәзер инде протезларда.

Аякка баскач, Нури  Сибгатуллович авыл мәктәбендә директор булып эшли башлый.  Озакламый аның исеменә Шауляй шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен  орден  (Красного Знамени)  килә.

Нури  Сибгатулла улы  протезларда йөрсә дә, ерак араларны җәяү йөрүдән курыкмый.  Мәктәп эшләре белән көн саен диярлек Әлмәткә килә.   Беркайчан да авырлыкларга зарланмый, мескенләнми.  Ул авыр вакытларда да  директор  Сибгатуллин мәктәпне мебель  һәм инвентарь    белән тәэмин итә.  Мәктәп бакчасы булдыра, анда яшелчә, җимеш үстерәләр.  Аларны сатып алынган акчага  укучыларны бушлай ашата.

Соңыннан  фронтовик – директор тырышлыгы белән  яңа мәктәп төзелә.  Төзелеш эшен ул  һәрдаим күзәтеп тора.  Бу хәл, әлбәттә, бөтен төзүчеләргә дә ошап бетми. Инде түбәне япканда, сөенешәләр. Янәсе,  аксак директор өскә, түбәгә менеп тикшереп йөри алмаячак.  Ни күзләре белән күрсеннәр, беркөнне иртән  аксак, протезлы директор,    эшчеләр килгәнче,  түбәдә  йөри, эшнең сыйфатын  тикшерә.

       Минемчә,  Сибгатуллин  Нури  Сибгатулла улы  фронтта да,  сугыштан соң да  батырлык күрсәтә.  Фашистлардан да курыкмый, тормыш авырлыгыннан да. Үзенә тапшырылган вазифаларны зур җаваплылык белән башкара.  Ул җирдә   сугыштан соң, тынычлык вакытында,  Маресьев батырлыгын күрсәтә.  Тормышта батырлыкка һәрвакытта урын бар!   Бу сүзләрнең хаклыгын  гади  авыл мәктәбе  директоры, Татарстанның атказанган  укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны нефть  төбәгендә  яшәгән  Сибгатуллин  Нури  Сибгатулла улы раслый.   Ул – безнең горурлыгыбыз!

 

Ульданова Залира Бари кызы, 

Әлмәт шәһәре МАББУ “10 нчы урта

гомуми белем бирү һәм аерым  фәннәрне

тирәнтен  өйрәнү мәктәбе”нең

туган  тел (татар) һәм әдәбияты укытучысы

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913677
Язык: 
Татарский