pstrong1945 елның 27 гыйнваре/strong кешелек тарихында зур урын алап тора./p pБу көнне совет гаскәрләре Освенцим концлагерен геноцидларлар кулыннан (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла./p pДөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була./p p Холокост корбаннарын искә алу уңаеннан, Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда «Мәңге онтылмас хәтирә” исеме астында Елховой урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары белән чара уздырылды. Чарада балалар бик актив рәвештә кешелек дөньясы күтәрә алмаслык фашизм турында үзләренең белгәннәрен сөйләделәр. Бу чара сугыш чорында олылар да күтәрә алмаслык михнәтләрне күтәргән балалар, аларның ата –аналары туганнары турында төшерелгән фотолардан ясалган презентация карау белән тәмамланды. /p pТекст авторы: Музейның фәнни хезмәткәре, Минибаева М.А./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/news/mnge-onytylmas-hatir