Сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда армый-талмый хезмәт куйган тыл ветераннары - ак яулыклы әби-апаларыбыз.

    Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынады. Алар моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә алды. Хатын-кызлар авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләгәннәр. Кыскасы, сугыш чорында, хатын-кыз искиткеч бөек көч булды.

    "Сугыш китергән хәсрәт дәрьясында сыналган, әмма сынатмаган, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан ил кызларына, иңнәренә ишелеп төшкән барлык авырлыкларга да чыдам, түзем булган, ил-көн өчен балачакларын, сәламәтлекләрен, бәхетләрен корбан иткән сугыш чоры балаларына без мәңгелек бурычлы", - шушы сүзләрдә хатын-кызларыбызның тиңсез батырлыклары яктыртыла.

     Әйе, сугыш вакытында әби-бабайларыбыз бик күп авырлыклар  кичергәннәр. Безгә аларны  хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәргә кирәк, сугышлар кабатланмасын. Ил азатлыгы өчен үзенең яшьлеген, хәтта гомерләрен дә кызганмаган ветераннарыбызга мәңгелек дан!

Миңлебай авыл җирлегендә бугенге көндә дә тыл хезмәтчәннәренә Авыл Советы һәм Культура хезмәткәрләре тарафыннан кадер һәм хөрмәт күрсәтелә. Җиңү көне, олылар көне, туган көннәре даими бүләкләнеп үтелә.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/news/sugysh-chorynda-hm-sugyshtan-songy-ellarda-armyy-talmyy-hezmt-kuygan-tyl-veterannary-ak
Язык: 
Русский