Сугыш чорында тыл хезмәтчәнәренең хезмәте.

1941 елның 20 гыйварендә ВКП(б) VII пленумында 1940 елгы эш йомгаклары тикшерелде.1941 елның 1 гыйнварына районда 46 беренчел партия оешмасы һәм 9 кандидат группасы була, шунда 485 коммунист учётта тора. Шулар арасында 55  хатын – кыз була.

Түбән Абдул Һәм Елховой авыл халкы сугыш турындагы    хәбәрне авыл  радиосыннан ишетәләр.Бер мизгелдә бөтен нәрсә йөзтүбән килә:тыныч планнар, өметләр җимерелә, күнегелгән тормыш пран – заран килә.

Сугышның беренче көненнән үк Түбән Абдул һәм Елховой авылларыннан  запастагы хәрбиләрнең 1905 -1918 нче елгыларын мобилизацияләү турында указ чыга. Авылдашлар  төркем – төркем сугышка китә, шулар арасында авылның механизаторлары да була. Алар урынына авылның тырыш, уңган, батыр хатын -  кызлары тракторларга утыралар, атлар, үгезләр, сыерлар җигеп, бала чагаларын ияртеп кырга чыгалар.Яз булса җирне сөреп, , тырмалап вакытында чәчергә кирәк, җәй көннәре   кырларны чүп үләненнән арындырырга, көз җитүгә ашлыкны  урып – сугу,чистарту һәм җыелган ашлыкны җигүле атлар белән район үзәге булган Чирмешән, Акташ  җыю пунктларына илтеп тапшырырга кирәк була. Бу эшләр, барда хатын  - кызлар җилкәсендә, аларның йомшак куллары белән башкарыла.

 Көнбатышта авыр,канкоешлы сугышлар бара, фронтка мобилизацияләнгән сугышчылар төялгән эшелоннар сузыла, ә тылда беренче сугыш елы уңышы өчен көрәш бара. Ул елны уңыш мул булырга җыена.Уңышны җыеп алып, азык – төлек запасын тыл өчен дә, фронт өчен дә җитәрлек туплау иң изге максат итеп куела.

Ләкин тракторчылар, атлар  фронтка озатылу сәбәпле, тракторлар да , ягулык – майлау материаллары да җитешми.Мондый шартларда уңышны коткарып калу өчен искиткеч фидакарьлек,оешканлык, дисциплина таләп ителә.

Район газетасы:”Бер пот бөртек – дошманга безнең снаряд!” – дигән девиз астында чыга. Укучылар, укытучылар колхозчылар белән беррәттән урак уралар, көлтә бәйлиләр, төннәрен эскерт куялар.Ашлык хәзерләү пунктларына бөртек ташу өчен һәр йөкчегә 3-4 олау беркетелә.Күбесенчә олаучылар хатын – кызлар һәм яшүсмерләр була. Атлар алмашып эшли, ләкин кешеләр ял итми, бер тапкыр йөкне тапшырып кайткач, ачлы – туклы килеш , икенче ат белән тагы бөртек тапшырырга китәләр. Әлмәт районы Түбән Абдул авылында урнашкан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы барлык авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән Түбән Абдул һәм Елховой авылының батыр хатыннарына багышланган китаплар һәм аларның фото – сүрәтләре саклана.

Сез сугышның барлык авырлыгын

Татыдыгыз тылда,авылда.

Сезнең батырлыкны тиңләп була

Сугышчылар күргән давылга.

Эшләдегез кырда ирләр эшен,

Икмәк белән тәэмин иттегез.

Авырлыкны җилкәгездә йөртеп,

Җиңү көнен ашыгып көттегез.

Сугыш кырларында ятып калды

Сезнең йөрәккә тиң кешегез.

Еллар буе, көннәр узган саен,

Кайтыр диеп өмет иттегез

Хөрмәтле  хатын –кыз тыл батырлары, сугыш чоры балалары! Елховой авыл тарихы музее коллективы сезнең барыгызны да 8 март, Халыкара  хатын – кызлар көне белән  чын күңелдән  тәбрик итә.. Сезгә ныклы сәләмәтлек, бәхетле озын гомер тели.

Автор:  Газизова М.М. заведующая музеем истории села Елхово имени Х.Ахметшина

Текстның авторы:  Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарыхы музее җитәкчесе Газизова ММ

Источник: 
https://tatfrontu.ru/news/sugysh-chorynda-tyl-hezmtchnrenen-hezmte
Язык: 
Русский