pБөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме якынлашып килә. Бу җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 72 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел барган сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 80 ел буена да, 100 буенада онытырга мөмкин түгел…br / Матурлыгы өчен бу көннәрнеңbr / Кемнәр генә корбан булмаган!br / Исемнәрен тарих безгә үзеbr / Саклап килә ерак еллардан.br / Түбән Мактама музеенда уткән очрашу-кичә, якты киләчәгебез өчен гомерен биргән барлык ата-бабаларыбызны олы ихтирам белән искә алып, тынлык минутыннан башланды.br / Түбән Мактама авылыннан Бөек Ватан сугышына 236 кеше китә. Шуларның 141 яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Аяусыз сугыш 65 хатынны тол калдыра, 117 баланы сугыш ятиме итә.br / Балачаклары авыр сугыш, сугыштан соңгы елларда үткән, алдагы көннәрендә ятимлекнең бар ачысын татыган сугыш ятимнәре Нуриев Фәндәт абый һәм Хабибуллина Сәгыйдә апаның истәлекләрен тыңлаганда күзләр яшьләнә. Шул еллардагы ачлык, ялангачлык, гомергә “Әти” дип дәшәргә тилмереп яшәү, бугендә аларның йөрәк ярасы булып тора.br / Бик авыр елларда Түбән Мактама авылының язмышы ил язмышына кушылды. Әтиләре, ирләре, уллары, туганнары сугыш кырларында көрәшкәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз, яшь үсмерләр үзләрен аямыйча эшләделәр.br / Тыл ветераны — Якупова Наилә Фартдиновна һәм тыл ветераны, хезмәт ветераны Ахметова Рабига Бакировна шулар рәтендә. Аларның хезмәте җиңелләдән булмаган: олылар белән бер рәттән колхоз басуларында авыр эшләр башкарганнар, билдән кар ерып урман кискәннәр.br / Шулай сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җинү таңын күрергә насыйп булгандыр.br / Сугыш чоры турындагы истәлекләр берәүне дә битараф калдырмады. Очрашуның кунаклары балаларга узләренең теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.br / Без бәхетле чорда яшибез, балалар якты мәктәпләрдә укыйлар, белем алалар, үзебез яраткан эшләр белән шөгыльләнәбез. Ә бу матур тормышны безгә сугыш батырлар — ветераннар яулап алды, аларның ярдәмчеләре – тыл батырлара булдылар. Без хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары алдында баш иябез!/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/news/tubn-maktama-tarihi-muzee-onytyrga-momkin-tugel