Абдуллин Габделхәй Зарифулла
Опубликовано ср, 24/04/2024 - 08:14 пользователем TatFrontu.rupАбдуллин Габделхәй Зарифулла улы 1917 нче елның 11 нче февралендә Сарман районы Тарлау авылында туа. Балачагы туган авылында үтә. Тик үсмер вакыты бик авыр елларга туры килә. 1931 нче елның августында, кулак дип, меңләгән милләттәшебезне Себергә сөрәләр, иң иманлы, затлы, хәлле татарларны, гаиләләре белән сайлап алып, Магнитка төзелешенә озаталар. Сөргеннең кара исемлегенә һәр районнан, һәр авылдан диярлек муллалар, укытучылар, укымышлылар, хакимияткә карата үз фикерле кешеләр эләгә. Габделхәйнең әтисе Зарифулла да шушы кара исемлеккә керә.







