Сугышлар кабатланмасын !

pСугыш... Күпе кайгы, күпме күпме югалтулар китергән ул... Күпме кеше туган ягына әйләнеп кыйта алмаган, сугыш кырында ятып калган. Сугыш елларында тылдагыларга да: балаларга да, хатын-кызларга да, әби-бабайларга да җиңел булмаган. Һәрберсенең җиңүдә өлеше зур. Алар фронттагыларга икмәк үстергән, киемнәр белән тәэмин иткән.br / Бөек Ватан сугышы вакытында язылган шигырьләрдә туган якны ярату, сагыну хисләре урын тапкан. Һәр солдат та туган ягына , туган авылына, туганнары, якыннары, дуслары, янына исән кайтырга теләгәндер, ләкин аларның күбесе кайта алмаган. Күпме татар әдәбиятының атаклы шагыйрьләре яу кырында ятып калган. Бу Фатих Кәрим дә, Абдулла Алиш та , Муса Җәлил дә... Ә бит аларның да туганнары, әти- әниләре, хатыннары көткән...br / Аларның һәрберсе туган иле өчен, аны фашистлардан азат итәр өчен, ватандашларының тыныч, аяз күк астында яши алулары өчен тырышкан. Үзләренең көчләрен җәлләмәгәннәр, алҗысалар да туктамаганнар, алга таба барганнар һәм, ниһаять, үзләренең изге буычларын үтәгәннәр, Ватаныбызны дошманнардан азат иткәннәр. Хәзерге көндә шундый матур, тыныч илдә яшәвебез белән, ирекле, бәйсез рәвештә без укый алуыбыз белән аларга бурычлыбыз.br / Без моны аңларга, аларны хөрмәт итәргә тиешбез, монысы инде безнең изге бурычыбыз./p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/926537
Язык: 
Татарский