Өлкәннәр көне

pӨлкәннәр көне-әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга багышлап уздырыла торган якты һәм шатлыклы бәйрәм ул. Ул безнең тирә янда, безнең кайгыртуга һәм игътибарыбызга мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә.br / Бу көнне төрле бәйрәм чаралары үткәрелә, алар өлкәннәргә аралашудан ләззәт алырга, проблемаларны онытырга һәм ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.br / Миңлебай авылында Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы һәм чәй эчү чарасы үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер һәм яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр.br / Миңнебай авыл җирлеге башлыгы Рәхимов Илдар Мансур улы барлык катнашучыларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте, барысын да шушы матур көн белән котлады һәм сәламәтлек, бәхет теләде.br / Чара ахырында кунаклар җылы һәм кунакчыл очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, очрашудан күңелле хисләр һәм тойгылар гына калды!/p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/926485
Язык: 
Татарский