pРәсәйдә Ватан Геройлары көне истәлекле дата, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.. Бу бәйрәм бүгенге көндә Рәсәй өчен бик мөһим, чөнки ул Рәсәй армиясенең хәрби батырлыклары һәм геройлары тарихын,барлыкка килгән көннән алып бүгенге көнгә кадәр берләштерә. Без Ватанга чын патриотлык һәм фидакарь хезмәт итү үрнәгенә әверелгән герой якташларыбыз белән горурланабыз.Шул уңайдан Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее Елховой урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән берлектә Без якташларыбыз геройларын хөрмәт итәбез» исеме астында батырлык дәресе узды. .br / Батырлык дәресендә балалар 1941 -1945 елларда булып узган Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган фронттан килгән солдат хатлары, геройларның фото сүрәтләре һәм документлары белән таныштылар. Документлар аша авыл кахарманнарының сугышта вакытта кайсы өлкәләрдә булулары һәм анда күрсәткән батырлыклары белән танышканнан соң, балаларның күзләрендә батыр яктташлары,авылдашлары өчен зур горурлык хисе чагылды.Фото сүрәтләр караганда кайберәүләр үзләренең бабаларын танып алып,алар турында әти- әниләреннән ишеткән чын тарихны сөйләп, тагы бер кат горурлану хисе кичерделәр./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/927773