p1941 елның 22 июлендә Югары Башкомандующий И. Сталин 241 нче номерлы боерыгында Мәскәү һава оборонасы зонасы гаскәрләренә, янгын сүндерү командалары һәм милициясенең шәхси составына Мәскәүгә немец-фашист авиациясенең һөҗүмен уңышлы кирекакканнары өчен Рәхмәт игълан итә. Бу сугыш вакытындагы иң беренче Рәхмәт хатлары була. Ә шушы рәхмәт хаты алга таба 1941 елның ахырында Совет гаскәрләренең Ростов, Керч һәм Феодосияне азат иткәннәре өчен бирелә. Ә аннан соң Югары Башкомадующий И. Сталин 1943 елның 25 гыйнварында Кызыл Армия Сталинград янында, Донда, Төньяк Кавказда, Воронеж янында, Великие Луки районындаbr / һәм Ладога күленең көньягында яулаган җиңүләр уңаеннан боерык белән гаскәрләргә частьлар һәм командованиене күрсәтмичә Рәхмәт хаты игълан итә. Башкомандуюшиның мондый бойрыклары 1943 елның җәеннән даими чыга башлый, бу Кызыл Армиянең ирешелгән уңышларын гәүдәләндерә. Югары Башкомандующий боерыклары белән игълан ителгән Рәхмәт хаты, сафка төзелгән һәр армия алдында игълан ителә. Гаскәрләргә һәм берләшмәләргә рәхмәт игълан итүче Югары Башкамандуюшиның барлыгы 375 боерыгы чыгарылган, шуларның 373 номерлы, ә 1943 елның 25 гыйнварындагы һәм 1945 елның 2 февралендәге беренче боерыкларның саны юк. Һәр шундый боерык фронтта партия-сәяси эшен активлаштыра, сугыш вакытының конкрет шартларында аның төп максатларын һәм юнәлешләрен билгели. Сталин аларга үзе кул куймаган.. Бары тик фронт гаскәрләренең, флотларның, армияләрнең, флотилияләрнең, берләшмәләрнең һәм частьларның ныгытылган оборона полосаларын эзгәндә, дошман төркемнәрен чолгап алганда һәм юк иткәндә, шәһәрләрне азат иткәндә һәм яулап алганда хәрби казанышларын билгеләп үтүче котлау (рәхмәт) боерыкларына гына кул куя һәм бу частьләрнең һәм берләшмәләрнең барлык сугышчыларына, командирларына һәм сәяси хезмәткәрләренә Рәхмәт игълан ителә. Шулай итеп, котлау боерыгы буенча рәхмәт алган частьләр һәм берләшмәләрнең барлык шәхси составына Югары Советның рәхмәт кәгазьләре бирелә. Гаскәр командиры имзасы белән беркетелгән һәм хәрби мөһер белән расланган боерыкның датасы һәм номеры күрсәтелгән, мондый Рәхмәт хатлары әле күп гаиләләрдә сакланып калган. Мондый Рәхмәт хатына лаек булган батырларыбыз инде күптән җир куенында ятсада Бөек Ватан сугышларында аерылып торган кешеләрнең фамилияләре кул белән язылган гади кәгазь битләре иң кыйммәтле реликвияләр булып кала.Мондый реликвияләр Х. Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда да күрергә мөмкин. Бу Рәхмәт хатлары бүгенге көндә авылдашларыбызның батырлыклары турында, аларның ничәнче елда кайсы фронтта катнашулары һәм нинди уңышларга ирешүләре хакында безгә мәгълүмәт тупларга ярдәм итә. Ә музейга килгән һәрбер кеше күргәзмәдәге Рәхмәт хатларын укып авылдашларын тагы бер кат искә төшереп, алар белән горурланып күңелләре белән үзләренең дә рәхмәтләрен тапшырып кайтып китәләр. /p pТекстның авторы:Х.Ахметшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее белгече Фаварисова Гөлнара Фәрит кызы./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/928011