Бабам-гаиләбез горурлыгы.

pСугыш, сугыш... Бу сүзләрне әйтүгә, минем күз алдыма утта янып җимерелгән шәһәр-авыллар, завод-фабрикалар, актарылып ташланган болын-кырлар, ятим балалар һәм әниләркилеп баса.br / 1941 нче елның 22 нче июнендә илебезгә фашист гаскәрләре сугыш башлаган. Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклау өчен, япь-яшь егетләр, кызлар фронтка киткәннәр. Җиңү өчен дип,тылда калганнар да, бердәм булып бар тырышлыкларын куйганнар.Туган җирләрне саклаучылар өчен җылы оекбашлар, бәйләгәннәр.br / Рәхимсез сугыш һәр гаиләгә ачы күз яше, олы кайгы, зур югалтулар, хәсрәтләр китергән. Күпме кеше һәлак булган, күпме кеше туган якларына гарипләнеп кайткан. Күп балалар, аналар шушы сугыш аркасында якыннарын югалтканнар, туып-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булганнар.Шулай ук сугыш елларында ачлык-ялангачлыктан тилмереп үлүчеләр дә, әсирлеккә төшеп һәлак булучыларның саны да исәпсез.br / Бердәм халыкның тырышлыгы, аяусыз көрәше, куркусыз батырлыгы Бөек Җиңү белән тәмамлана. Бу- 1945 нче елның 9нчы маенда.br / Бөек Ватан сугышы тынганга да 80 ел вакыт үткән. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында кинолардан күреп, китаплардан укып, әби-бабайлардан гына ишетеп беләбез, шуңа күрә безнең бәхетле тормышыбыз өчен халкыбызның кылган батырлыклары. Ватан өчен яу кырында корбан булганнарһәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алынырга тиеш.br / Минем якташларым арасында да исемнәре тарих битләренә кереп калган каһарманнар бик күп. Шулар арасында минем дәү бабам, әбиемнең әтисе, Гатаулла улы Фәтхелислам да бар.br / Ул да Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Дәү бабам, Хәлиуллин Фәтхелислам Гатаулла улы, 1911 нче елда Әлмәт районы Шарлама авылында туып-үскән. Балачагы, яшьлеге шул авылда үткән. Авыл малайлары белән ат саклаган, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган, ләкин барлык кешеләрне сагышка, куркуга салып сугыш башланган.br / Сугыш... Нинди куркыныч сүз бу. Күп шәһәрләр, авыллар җир белән тигезләнгән, күпме кешеләр туган җирләрен дошманнан саклап яу кырында ятып калганнар.br / Минем дәү бабам да фашистларга каршы сугышка алына. Бик күп фронтларны үтеп, Ленинград шәһәренә барып җитә.br / Ленинград! Бу данлыклы һәм тарихи шәһәрне белмәгән кеше юктыр. Менә шул шәһәр өчен барган каты сугышларда катнаша да инде минем дәү бабам.br / Герой шәһәр, фашист илбасарларына баш имичә яши. Улдошмангабирешмичә 900көн чолганышта тора. Меңләгәнсугышчыбеләнберлектә бабам да әнәшулдәһшәтлесугышларны, ачлыкныһәмһәртөрлеавырлыкларныкичерә.br / - Ленинград чолганышында калган вакытларын, андакүргәнгазапларынулкүзяшьләрентыяалмыйча, дулкынланмыйчасөйлиалмыйиде,-диәбием.br / Сугыштан соң җиңүче солдатлар белән бергә туган ягына кайту бәхетенә ирешә. Кайткач та колхозга бозаулар карарга чыга. Дәү әбием белән алар 2 малай, 2 кыз үстергәннәр.br / Тагын әле минем дәү бабам, өздереп тальян гармунда да уйнап, мәҗлесләрнең күрке булган.br / Сугышта алган яралары аны 58 яшендә үк безнең арадан алып киткән.br / Бүгенге көндә дә безнең дәү бабабыз гаиләбез горурлыгы булып хәтеребез дә саклана.br / Һәр елны, 9 нчы май көнендә, без Бөек Җиңүгә багышланган парадка - “Җиңү паркы”на менәбез. Ватан өчен яу кырында мәңгегә ятып калган якташларыбызны искә алабыз. Исәннәр сафы да елдан-ел кими, сирәгәя. Безнең бурыч-ул еллардагы халыкның батырлыгын онытмыйча, рәхәт тормышның кадерен белеп,тырышып укып, җәмгыятькә файдалы кешеләр булу. Алар күгебез аяз, әниләрнең күңеле тыныч, безнең йокыларыбыз татлы булсын өчен шушы Җиңүне яулаганнар, гомерләре бәрабәренә Тынычлык сафына басканнар.br / Сугыш беркайчан да булмасын иде!br / Кирәкми безгә кан кою,br / Кирәкми безгә сугыш!br / Безнең теләк якты, матур,br / Тыныч хезмәт һәм тормыш. ( Әхмәт Исхак “Кирәкми безгә сугыш”)/p pСалихова Гөлнара Атлас кызы,br / Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенеңbr / туган тел һәм әдәбияты укытучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/927899
Язык: 
Татарский