pСталинградтагы танк заводы шәһәрне бомбить иткәндә дә, ә урамнарда каты атышлар барган иң авыр көннәрдә дә эшен ттуктатмаган. Ул туп-туры конвейердан сугышка китә торган Т-34 танкларын чыгаруны дәвам иткән Сталинград трактор заводы Бөек Ватан сугышы елларында Т-34 танкларын, танк двигательләрен һәм артиллерия тягачларын чыгарган һәм ремонтлаган, фронтка хәрби техниканы төп тәэмин итүчеләрнең берсе булганbr / .br / 12 авг. 1942 елда фронтның Хәрби Советы заводка 8-10 көн эчендә танклар чыгаруны икеләтә арттыру бурычын куйган. Кичкә таба 20 авг.көнне 390 танк чыгарылган, шуларның 80 се – планнан тыш! Сугышның беренче көннәрендә заводта халык ополчениесе формалаша башлаган. Ике көн эчендә халык ополчениесе сафларына 6000 ирекле кеше кергән. Алар арасында-җитештерү командирлары, хезмәт алдынгылары, рационализаторлар. Шул ук вакытта завод кешеләре дошман диверсантларына каршы көрәшү өчен истребитель батальоны төзи башлаганнар./p p(мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде)/p pТөзеде:Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/928968