Сталинград сугышы турындагы фактлар. Тарихыбызның мөһим һәм фаҗигале битләре.

pНәкъ менә СССРның Сталинград сугышында җиңүеннән соң Бөек Ватан сугышында да, Икенче бөтендөнья сугышында да төптән борылыш була. Моңа кадәр Германия һөҗүм иткән, ә РККА чигенгән, ләкин бу сугыштан соң барысы да үзгәрә, һәм Кызыл Армия басып алучыларны кире көнбатышка кыса башлый. Сталинградның күпчелек өлеше, хәзер Волгоград дип атала, сугыш барышында җимерелә. Бер көндә, 1942 елның 23 августында, немец авиациясе шәһәрдәге биналарның яртысыннан күбрәген бомбитҗ итә, бомбалар һәм хәрабәләр астында 90 меңнән артык шәһәр кешеләре һәлак була./p pСовет ягыннан Сталинград сугышында, рәсми мәгълүматларга караганда, 1.129.619 кеше һәлак була, 500 мең берәмлектән артык ату коралы, 4341 танк һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары, 2769 хәрби самолет һәм 15.7 дән артыкbr / миномет һәм орудие югалтыла. Немецлар 1,5 млн кеше һәм тагын да күбрәк техника һәм кораллар югалта./p p(мәгъглүмәт интернет чыганакларыннан тәрҗемә ителде)/p pТөзеде:Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее./p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/928967
Язык: 
Татарский