Батырлык дәресеБезнең авылдашларыбыз Ленинградны саклауда

pСугыш инде күптән беткән. Окоплар җир белән тигезләнгән, аларны яшел чирәм каплап киткән, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар 27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак була. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелә. Шул авыр хатирәләрне яңартып Х. Әхмәтшинbr / исемендәге Елхово авылы тарихы музеенда Безнең авылдашларыбыз Ленинградны саклауда исеме астында Елховой урта мәктәбенең 7,10 сыйныф укучылары белән берлектә батырлык дәресе утте. Укучылар игътибарына ленинградлыларның авыр тормышлары бөтен ил өчен авыр чорларда күрсәткән батырлыклары , Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар ,ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар хезмәте, совет солдатларының Ленинградны саклауы турында сөйләнде. Шулай ук укучылар Елховой авыл тарихы музее фондларында Ленинградны азат итү өчен барган сугышта катнашучы Камалов Салих Хабибулла улының документлары, грамоталарын ,орден кенәгәсен , фотосурәтләрен карый алдылар. Чара ахырында балалар үзләрен белемнәрен музей хезмәткәрләре әзерләгән викторина сорауларына җавап бирү белән ныгыттылар .br / Текстны төзеде Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәре./p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/928743
Язык: 
Татарский