pБөек Җиңүнең 80 еллыгы елында ветераннар советы социаль яклау идарәсе белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт әлмәтле – Людмила Даниловна Березова, Николай Афанасьевич Федотов, Миңниса Мифтах кызы Сабирова һәм Анатолий Михайлович Соколов Әлмәт районының мактаулы гражданиннары булачак./p pТавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан тәкъдимнәрне хуплады. Моннан тыш, депутатлар корпусыннан яңа мактаулы гражданнар яши торган адреслар буенча исем такталарын яңарту инициативасы килде./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/929231