pМарат Сарим улы Әхмәтов — Татнефть легендасы/p pКолшәрип авылында туып, сугыш чоры авырлыкларын кичергән Марат абый, 16 яшендә ук колхозда эшли башлый. Армиядә булып кайткач, нефтьчеләр хезмәт юлына аяк баса. 33 ел дәвамында ул оператор, механик, электрик һәм бораулаучы булып эшли, һәрвакыт үзенә ышанып тапшырылган эшне югары дәрәҗәдә башкара./p pАның хезмәте мактаулы бүләкләр белән бәяләнә: Хезмәт Даны ордены, СССР нефть сәнәгате отличнигы, Татнефть мактау грамоталары. Әмма иң зур бүләк — гаиләсе: 5 бала, 11 онык һәм оныкчык!/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/929739