pАчык хат өчен карточкадан торган, алгы ягында сурәте, ә арткы ягында кыска хәбәр өчен урын,җибәрү адресы һәм җибәрүченең адресы булган почта открыткасы популяр почта хәбәре булган. Бөек Ватан сугышы башлану белән СССРда басма продукция җитештерү кискен кими, ләкин открыткалар җитештерү буенча тиражлар сизелерлек кимеми, һәм бу җиңел аңлатыла. Фронтта да, тылда да нәтиҗәле пропаганда кирәк була, патриотик эчтәлекле открытка да шул максатларга туры килә . Иллюстрацияле открыткалар киң тарала, шул ук вакытта ябыштырылган фото сүрәтләр белән открыткалар җибәрүне катгый тыялар. 1941 елның көз башында армиягә һәм армиядәнхатлар өчен билгеләнгән иллюстрацияләрсез карточка бланклар чыгару башлана. Алар маркасыз чыгарыла, һәм аңа марка ябыштыруның кирәге булмый.br / Истәлекле көннәргә һәм бәйрәмнәргә багышланган открыткалар күбесенчә пропаганда характерында була, андый открыткалар сугышчыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең рухын күтәрү өчен хезмәт итә. әлеге открыткалар дошманның тар-мар ителәчәгенә һәм Җиңү көне җитәчәгенә өмет һәм ышаныч уяттылар. Рәсәйдә 25 мартта гадәти булмаган бәйрәм - почта открыткасының туган көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы датада 1872 елда безнең илдә ул беренче тапкыр дөньяга килә.Мәглүмәт интернет чыганакларыннан алынды.Фотосүрәттәге открытка Х.Ахмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее фондларында саклана.br / Төзеде Х.Ахмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләр/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/929989