Уңган, чибәр Мөнҗия!

pБүгенге героебыз — Мөнҗия Мөхәммәтгәрәй кызы Хаҗиәхмәтова, тыл хезмәтчәне, Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Ак әби. Аның гомер юлы — каһарманлык, һәм җиңү турында. /p pМөнҗия апа 1932 елда Болгар-2 авылында туа. Аның әтисе — «Кызыл байрак» колхозы председателе, репрессия корбаны була. 9 яшендә ятим калган Мөнҗия апа, авыр чорларны башынан үткәрә: 14 яшеннән колхозда эшли, агач кисә, бүрәнә ташый, трактор йөртә. /p pМөнҗия апаның тормыш иптәше — Галимҗан белән бергә матур гаилә корганнар. Дүрт кыз тәрбияләп, авырлыкларны бергә җиңгәннәр. Хезмәт ветераны, күп медальләр иясе, Мөнҗия апа бүген дә актив тормыш алып бара. Аның 5 оныгы, 9 оныкчыгы бар һәм кызлары һәрвакыт аның янәшәсендә. /p pМөнҗия апа, сез — безнең горурлык!br / Сезнең кебек кешеләр булганга без бүген бәхетле яшибез. Озын гомер, сәламәтлек телибез!/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/929979
Язык: 
Татарский