Яков Федотович Павлов 1917 елның (4) 17 октябрендә Новгород губернасының Крестовая авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, күпмедер вакыт авыл хуҗалыгында эшли. 1938 елда Кызыл Армиягә алына. Бөек Ватан сугышын Ковель районында хәрби частьларда каршылый. Сугыш вакытында ул көньяк- көнбатыш, Сталинград, 3 нче Украина һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша, пулемет отделениесе командиры, орудие наводчигы һәм өлкән сержант дәрәҗәсендә разведка отделениесе командиры була.
1942 елда Яков генерал А.И. Родимцевның 13 нче гвардия дивизиясенең 42 нче гвардия укчы полкына җибәрелә. Павлов Сталинград янындагы оборона сугышларында катнаша, моннан тыш, разведка заданиеләрен үти.
1942 елның 27 сентябрендә кич белән Яков Павлов рота командиры лейтенант Наумовтан шәһәр үзәгендәге мөһим тактик торышка ия булган 4 катлы бинадагы хәлне тикшерергә хәрби задание ала. Бу йорт Сталинград сугышы тарихына
«Павлов йорты»буларак кереп кала.Өч сугышчысы белән ул немецларны бинадан куып чыгара һәм тулысынча басып ала.Тиздән группа ярдәм, сугыш азыгы һәм телефон линиясе ала.Фашистлар бертуктаусыз бинага һөҗүм итеп торалар, аны артиллерия һәм авиабомбалар белән җимерергә маташа. Кечкенә «гарнизон» көче белән оста маневр ясап, Павлов зур югалтулардан кача һәм ике айга якын дошманга Иделгә чыгарга ирек бирми.Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен
Павлов Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.Сугыш тәмамланганнан соң озак та үтми кече лейтенант Павловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.1946 елның августында
Павлов демобилизацияләнә, һәм тиздән КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. Сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгында эшли.Яков Федотович Павлов 1981 елның 28 сентябрендә Бөек Новгородта вафат була.
Төзүче: Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее
