1941 елда Кызыл Армия сафларына алынган. 1942 ел башыннан алып Степной, Воронежский, Северо-Кавказский фронтларында була. 1942 елның августында яралана. 1944 елның февраленнән алып 93 гвардия укчы дивизиянең 285 гвардия укчы полк сафларында, гади укчы, аннары разведчик булып бәрелешләрдә катнашкан. 1945 елның апрелендә каты яраланып, Ленинград шәһәрендәге госпителдә яткан. Сугыштагы батырлыклары өчен 1945 елда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1944 елда “Батырлык өчен” медале белән бәләкләнгән; шуларга өстәп 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1946 елда гына туган авылына әйләнеп кайткан.
“Ярыш” колхозында комбайнер булып эшләгән. “Татарстанның атказанган комбайнеры исеменә” лаек булган.1997 елда вафат.
“Батырлык өчен” медале белән бүләкләнү битеннән: “...за то, что 11 ноября 1944 года в районе с.Вата при отражении контратак пехоты противника, огнем из своего автомата уничтожил 7 немцев, чем способствовал отражению контратак...”
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнү битеннән: “7 марта 1945 года в районе села Дол-Сеш переправился на западный берег р.Грон с группой разведчиков и действуя в ночном поиске обнаружил пулеметную точку противника, забросав ее гранатами захватил пленного с пулеметом, давшего ценные сведения о противнике. 1 апреля 1945г. под ураганным огнем противника первым форсировал реку Ваг, гранатами забросал мешавшую форсированию реки пулеметную точку противника и ворвавшись на окраину с. Серед, огнем автомата уничтожил 5 немцев, захватил пленного, чем способствовал форсированию реки Ваг с наименьшими потерями и продвижению вперед.»
