Сираҗетдинов Минегали Миргали улы 10.02.1926 – 30.10.2009

1944 елның 19 июнендә сугышка алынган. 139 укчы полк составында сугышып, 1945 елның гыйнварында яраланган. 4921 номерлы госпиталдә ятып, 1945 елның мартында савыккан һәм кабат фронтка җибәрелгән. 221 укчы дивизиянең 695 укчы полкы сафларында бәрелешләрдә катнашкан, 1945 елның 7 апрелендә Көнчыгыш Пруссиядәге Зейрапен исемле торак өчен барган сугышларда хәбәрсез югалган булып та исәпләнгән. 1945 елда кайткан. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.2009 елның 30 октяберендә вафат.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/934146
Язык: 
Татарский