Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп кирәк-яраклары

Бөек Ватан сугышы елларында укучылар түгелми торган кара савытлар кулланганнар. Мондый кара савыты ябылмаган, аны букча янында, ата- аналар теккән тыгыз тукымадан махсус капчыкта йөрткәннәр.
Мондый савытның төп хәйләсе шунда иде: аның бугазы конуссыман чокыр эченә төбәлгән иде.Әгәр шәкерт ялгыш кына аны аударып ташласа, кара агып чыкмаган.
Фотода Х.Х.Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы муззееның фондларында саклана торган кара савыты.
Төзеде: Х.Х.Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы муззее

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/933087
Язык: 
Татарский