1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, тыныч, күк йөзе ап-аяз иде. Менә шундый матур күк йөзен кинәт самолётлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап ала. Бу көнне, фашистлар Германиясе хөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч... Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар. Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган. Бездә балалар белән ул хәтер көнен искә алдык, мәнгелек шәм кабыздык.
Источник:
Язык:
