Тәхаутдинов Фахразетдин Тәхаутдин улы

1941 елның 23 июнендә сугышка алына. Хәрби өйрәнүләр узганнан соң, 1942 елның 25 августыннан алып Фахразетдин 327 укчы дивизиянең 1006 укчы полкы сафларында Ленинград фронтындагы бәрелешләрдә катнашкан. 1943 елның 25 гыйнварында Синявино станциясе өчен барган сугышта Фахразетдин авыр яраланган һәм 1943 елның июленә кадәр Свердловск өлкәсе Серов шәһәрендәге госпителдә яткан. Савыкканнан соң, шул ук Ленинград фронтына караган 792 артиллерия полкы сафларында сугышларда була һәм 1943 елның 15 августында икенче тапкыр яралана. Бу яралар төзәлгәч, Фахразетдин 1944 елның 30 маеннан 2нче номерлы Армия базасына хезмәт күрсәтүче 15 аерым ротада хезмәт итеп, 1945 елда демобилизацияләнә. “Батырлык өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

“Ярыш” колхозында эшләгән.

1989 елда вафат булган.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/931781
Язык: 
Татарский