Әлмәттә легендар «Катюша» командиры Барий Йосыповның бюсты пәйда булды

Әлмәт картиналар галереясе хәзер полковник Барий Абдулла улы Йосыповның бронза бюсты саклана торган урынга әйләнде. ул БМ-13 реактив артиллериясенең «Катюша» буларак бөтен дөньяга танылган сугышчан машиналарының беренче командирларыннан берсе була.

Сугышның беренче, иң авыр елындагы каты бәрелешләр вакытында Әлмәт авылында туган гвардия полковнигы Барый Абдулла улы Йосыповның исеме бөтен Мәскәү янында яңгырап торды. Барый Йосыпов командалык иткән «Катюша» дивизионын телгә алганда гына да фашистларның котлары оча торган булган. Аның батырлыгы һәм кыюлыгы җырларда һәм шигырьләрдә урын алган. Танылган скульптор Вера Мухина каһарманның скульптурасын ясаган. Хәзерге вакытта әлеге скульптура Мәскәүдә Третьяков галереясендә саклана. Хәзер Әлмәт картиналар галереясында да Барий Йосыповның скульптурасы бар.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/931281
Язык: 
Татарский