Әлмәттә Җиңү парадының генераль репетицияләре башланды

5 майдан 8 майга кадәр Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә генераль репетицияләр узачак.

Быел Җиңү Парадында 1200дән артык кеше катнашачак – хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, югары уку йортларында, СУЗ һәм шәһәр мәктәпләрендә укучылар.

9 майда барлык әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Ленин мәйданында көтәләр

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/931108
Язык: 
Татарский