Ел саен 5 майда үзенең һөнәри бәйрәмен — шифрлаучы көнен — Россиянең криптография хезмәте билгеләп үтә. Шифрлаучылар бәйрәмен оештыру өчен ,1921 елның 5 маенда, РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә, мәгълүматны яклау һәм мәгълүматларны чит илләргә тапшыру өчен криптография хезмәте оештырылу белән бәйле рәвештә сайланган.
Шифрлаучылар Бөек Ватан сугышы елларында мәгълүматны саклауны тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр.Совет дешифровкалаучылары ил җитәкчелеген Германия һөҗүме турында алдан ук кисәткәннәр
.
Сугыш барышында криптографлар СССРның сәяси һәм хәрби җитәкчелегенә дошманның бик күп мөһим яшерен мәгълүматларын бирәләр.Бу мәгълүматлар меңләгән солдат һәм офицерларның гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән дошманны җиңүдә зур роль уйнаган.
Сугыш елларында шифр машинасы элемтәсенә гаять зур йөкләнешләр ята. РККА шифрлау хезмәте (8 нче бүлек) тарафыннан гына да сугыш чорында 1, 5 млн шифрлы телеграмма һәм кодограмма эшләп чыгарылган. Бик еш идарә
хезмәткәрләренә көненә 1500 шифрограмма эшкәртергә туры килгән, ә тәүлеклек норма нибары 400 шифрограмма тәшкил иткән. Сугыш вакытында Генштабның 8 нче идарәсе түбән бүлекчәләргә һәм гаскәрләргә якынча 3, 3 млн шифр комплекты җибәргән. Бу хәл дошманны безнең яшерен депешаларны һәм документларны уку мөмкинлегеннән мәхрүм иткән һәм шуның белән күпләрнең гомерләрен саклап калган. Көнбатыш тарихчылары фикеренчә, әгәр криптография һәм шифрлау хезмәте эше булмаса, Икенче бөтендөнья сугышы ике елга озаграк дәвам итәр иде. (мәглүмат argumenti.ru)
Төзеде: Х.Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музее
