Сугыш... 1941-1945 нче елларда булып үткән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 80 ел тулуга карамастан,аның тетрәндергеч авыр, кара тойгылары әле бүген дә йөрәкләрдә тирән яра булып тора.Немец фашистларының шул сугышларда безнең халыкка күрсәткән ерткычлыгын бернигә дә тиңләп булмый, ул җан тетрәндергеч авыр, куркыныч эшләр кичә генә булган кебек. Илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен күпме халык үзләренең гомерләрен биргән. Әлмәт районы Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан гына да 630 кеше сугышка чыгып киткән. Барсының да өйләрендә яраткан якын кешеләре, балалары, туганнары, әти – әниләре калган. Кемнәргәдер зур җиңүләр яулап туган – үскән якларына исән – имин әйләнеп кайтырга насыйп булса, 320 авылдашыбызга чит җирләрдә туган ил өчен башларын салырга туры килгән. Бер гаиләдән дүртәр ир – ат сугышка чыгып китеп, шуларның берсе дә кайтмый калучы гаиләләр бар. Ләкин бу авылдашларыбыз үлмәделәр, аларның барсының да исемнәре һәйкәлләргә уелды, алар кылган батырлыклар мәңгелек ут булып кабынды.
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда, сугыштан кайтмый калганнарны искә алу максаты белән “ Алар безнең күңелләребездә мәңге яши” исеме астында чара узды.
Чарага Түбән Абдул һәм Елховой авылларыннан кунаклар килгән иде. Килгән кунаклар да үзләренең сугыш кырларында Туган ил өчен көрәштә батырларча һәлак булган якыннарын искә алдылар. Зур экраннарда сугыш кырларыннан
кайтмый калган авылдашларыбызның исем һәм фамилияләре, фото- сүрәтләре күренде. Аларның һәрберсенең исемнәре аталды.Бу авылдашларыбыз кайсылары Ленинградны яклаганда, кайсысыдыр Сталинградны фашистлардан азат иткәндә,кайберләре Днепрны кичкәндә, кайберләре Мәскәүне саклаганда батырларча һәлак булганнар.Шушы авылдашларыбызның үзләре кайта алмасалар да сугышчан иптәшләре сугыш кырыннан алып кайткан әйберләре бүгенгесе көндә музейда саклана.Бу экспонатлар арасында кайчандыр авылдашыбыз сугыш кырында үз куллары белән тотып аш ашаган кашык та бар. Авылдашыбызның үзенә яңадан якыннарын күрергә насыйп булмаса да, дүрт ел буе сугышта үзе белән йөрткән,өеннән алып киткән кашыгы, яңадан аның якты истәлеге булып гаиләсенә әйләнеп кайта. Мондый истәлекле экспонатларны кулга тотып караганда аларда тарих үзе сакланадыр кебек тоела.
Шул ук чарада Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шайхулова Халидә җитәкчелегендә, шул мәктәпнең укучылары катнашында Габделхәй Сабитовның “ Чын дәфтәр “ хикәясенә нигезләнеп төшерелгән нәфис фильм да күрсәтелде.Бу фильмда Бөек Ватан сугышы барган вакытларда тылдагы балаларның нинди авыр мохитта яшәүләре ачлык,ятимлек хәерчелекне кичерүләре шуңа карамастан бердәм , тату - дус булып авырлыкны да бергәләп җиңә белүләре күрсәтелгән. Музейда уздырылган чара илебез өчен 1941 – 1945 елларда барган аяусыз сугышлар вакытында башларын салган, барлык батыр авылдашларыбыз рухына багышланган коръән уку белән тәмамланды.

