Губаева Зәйнәп 1941 нче елда башланган дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тәмамлануга сигез дистә ел вакыт үтеп бара. Шулай булуга карамастан, шул елларда халык кичергән михнәтләр әле һаман онытылмый.
Тыныч тормышта һәр кеше үз максаты, үз хыяллары белән яши. Яшь укытучы кыз, Губаева Зәйнәп тә, кулына татар теле һәм әдәбияте укытучысы исеме язылган таныклыкны алып, юллама белән Елховой җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. Елховой һәм Түбән Абдул авыллары балаларын бер ел укыткач, туган илебезгә фашист илбасарлары бәреп керә.
Бу авыр хәбәрне ишеткәч, сугышка беренчеләрдән булып мәктәп директоры Шамгунов Риза чыгып китә. Киткәнче укытучылар коллективын җыеп, нинди генә хәл булуына карамастан, балаларны укыту тукталырга тиеш түгеллеген, гыйлем алуның бик югары һәм кирәкле эш икәнен әйтә. Елховой авыл балалары да, укытучылар да бу авыр сугыш елларында бергә берләшеп, сөйләшеп, кырларга эшкә чыгарга да, йортта булышырга да, укуны алып барырга да тырышалар. Ачлы-туклы яшәгән балаларга гыйлем үзләштерү бик җиңелләрдән булмый, әлбәттә. Әмма сугыш кырларыннан килгән хатларда әтиләре һәм абыйларының киләчәккә өмет баглап аларның укулары белән кызыксынуы балаларга мәктәпкә йөрергә этәргеч булып тора. Губаева Зәйнәп шул авыр елларда балалар белән гел бергә булырга тырыша. Аларга Елховой авылы табигатенә мәхәббәт уятып, балаларны матур итеп үз хисләрен шигырь юлларына салырга өйрәтә, эш эшләгәндә дә төрле ярышлар оештыра, балаларны командаларга туплый, аларга ярдәмләшү, авыр минутларны бергә кичерү ысулларын өйрәтә. Үзе дә күңелендә булган хисләрне шигырь юлларына сала.
Губаева Зәйнәпнең сугыш елларының авырлыгын чагылдырып үз куллары белән язган шигырьләр бүген дә Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда саклана. Шулар белән сезне дә таныштырып үтәбез.
"Кошлар елый"
Сугыш елларында утырттык без
Ызаннарга япь-яшь каеннар.
Корылыктан саклар чишмәләрне,
Үсеп, дидек, шушы каеннар.
Хезмәтебез нәтиҗәсе булып,
Ак каеннар күкрәп үстеләр,
Күңелләрдә дәртле хис уятып,
Тирә-юньгә хуш ис сиптеләр.
Көтмәгәндә килеп ваемсызлар
Ботакларын кисеп алдылар,
Тирән яра ясап кәүсәсенә,
Пәке белән эзләр салдылар.
Сынган ботакларын җиргә иеп,
Гүя алар ярдәм сорыйлар:
"Коткарыгыз безне, кешеләр!" – дип,
Ак каеннар сыгылып елыйлар.
Без, Елховой җидееллык мәктәбе укытучылары һәм укучылары, 1943- 1944 елларда бу каеннарны Түбән Абдул ягында яшәүче Хөснелгата бабай җитәкчелегендә үзәнлеккә утырткан идек. (Зәйнәп Губаева, 1946 ел)
"Яшьлегем төбәгендә"
Яшьлек эзләремә басып,
Җырлар сибеп юлыма,
Мин сиңа кайттым, Елховой,
Ядкәр тотып кулыма.
Синең язмышта үтте ич
Яшьлегемнең яртысы,
Синдә туып калды
Хисләремнең татлысы.
Канлы сугыш дәһшәтен мин
Халкың белән кичердем,
Ятим калган сабыйларның
Күпме күз яшен күрдем.
Аһ, зар килде ач аналар,
Шулай да бирешмәде,
Темпада орлык ташыды,
Үгез җигеп җир сөрде.
Җиңүгә өмет баглап,
Алар алга карады,
Фронт өчен һәр төр эштә
Көнне төнгә ялгады.
Синдә күргән хәтирәләр...
Бер ядкәрь булып калды,
Ул мәңгегә күңелемнең
Түрендә урын алды.
Китсәм дә синнән, кайтырмын,
Чакырса әгәр юллар.
Тик кайтмасын иде кабат
Үткән дәһшәтле еллар!
Зәйнәб Губаева, 1947 ел.
