Музейда чара «Бөек Ватан сугышы чорларында авылда медицина хезмәте»

Бөек Ватан сугышы елларында авыл медицинасы халык өчен санап бетерә алмаслык зур ярдәм күрсәткән.Алар арасында фельдшер – акушерлар һәм шәфкать туташлары була. Ачлы – туклы халыкны үлем тырнагыннан алып калганда, фельдшер – акушерларга хаттә тәҗрибәле табибләр ролен дә башкарырга туры килгән вакытлар булган. Ә авылның баш врачы Гурьев Селантий Васил улы, ул чорда, үз теләге белән Бөек Ватан сугышына чыгып китә.

Бүген Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда «Бөек Ватан сугышы чорларында авылда медицина хезмәте» исеме астыгнда чара үткәрелде. Чарада барышында укучылар, шушы авыр чорларда ярдәм кулы
сузган фидакарь медицина эшчеләре һәм алар күрсәткән батырлыклар белән якыннан таныштылар.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/930628
Язык: 
Татарский