Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган. Авылында 7 сыйныф укыган.1936 нчы елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән. Тыныч тормышта укытучы. 1941 елдан КПСС әгъзасы. Беренче Май хәрби комиссариаты 1942 елда Әгълиулла Хайрулла улын хәрби хезмәткә алган, 1942 елның октябреннән 1945 елның июленә кадәр 1765 нче зенит артиллериясе полкында орудие командиры, сержант. 1945 нче елның июленнән1945 елның декабренә кадәр 648 нче аэродромны тәэмин итү батальонында машина – трактор прицеплары буенча механник.1942 елның октябреннән 1945 елның 9 маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан.” Хәрби казанышлары өчен” һәм “ Германияне җиңгән өчен” медалләре белән бүләкләнгән. “Татарстан колхозы рәисе “(Түбән Кәминкә).
Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышында сул як битенә контузия алган.Сугыштан соң Чирмешән районы авылларында укытучы, парторг булып эшли.
Аннан соң Әлмәт шәһәренә күчеп китеп , икмәк заводы директоры була.
Әгълиулла Хәйрулла улы Әхмәтшин Түбән Мактама авылы мөселман зиратына җирләнгән.
Текст авторы: М.М.Газизова
