Җәмгыять мәнфәгатьләрендә эшләүче кешеләрнең эчкерсез, игелекле хезмәте олылауга лаек

Бәйрәмнәр календарендагы мөһим дата – Волонтерлар көне.  МХО дагы хәрбиләргә, ветераннарга, инвалидларга, авыруларга, ятимнәр йортларында яшәүче балаларга һәм җан җылысына мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүче волонтерларның хезмәте бәяләп бетергесез зур.
 Әлмәт җирлегендә 9000 нән артык волонтер исәпләнә, алар үзләренең эшчәнлекләрен җитмешкә якын берләшмәдә алып баралар. Волонтерлар катнашыннан башка бер генә шәһәр чарасы да узмый. Шулай ук көндәлек нигездә МХОда булганнарга ярдәм штаблары үз эшләрен алып бара, алар арасында безнең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»штабы да бар. Анда 1000нән артык волонтер хезмәт куя.  Алар гуманитар ярдәм җыюда, әйберләрне сортларга аеруда һәм җибәрүдә ярдәм итәләр, килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр, шулай ук мобилизацияләнгән һәм контрактта торучыларның гаи-ләләренә көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм итәләр.
 Шушы көннәрдә без Пушкин урамындагы  «ZA СВОих» штабында да кунакта булып кайттык. Биредә танышларыбыз да байтак, газетабызның герое – Югары Мактамадан Җәдит ага Зәйдуллин  да әлеге штаб белән һәрдаим тыгыз элемтәдә тора. Колшәрип авылыннан яңгыр, буран дими ике араны бер итеп йөрүче волонтер  Алсу Минзыя кызы Әхмәтова үзе генә дә ни тора. Алсу ханым 2023 елның башыннан бирле волонтерлык эшендә кайный.
– 2022 елда улым Наил мобилизацияләнгәннән соң керештем әлеге эшкә. Баштарак “Нур” үзәгенә җыелып, шәмнәр ясадык. Аннан соң җитәкчебез Анастасия Митяева хакимияткә барып, аерым бүлмә бүлеп бирүләрен сорады һәм без бирегә килеп урнаштык. Мин үзем “Алнас” заводында эшләдем. Пенсиягә чыкмадым әле, әле дә гел эштә. Колшәрип мәктәбе укучылары белән дә окоп шәмнәре әзерләү буенча эшне оештырган идек. Ә биредәге штабка көн дә халык килә – алар кирәк-яраклар алып килә торалар, без инде аларны аерым тартмаларга бүлеп тутырабыз. Маскировка челтәрләре үрү өчен штабыбыз авыл җирлекләрендәге фидакарьләрне дә тәэмин итеп тора. Безнең белән Яшьләр бистәсе,  Мәмәт, Илтән-Бута, Новотроицк, Новоникольск авыллары хезмәттәшлек итәләр.  Әле Җәлилдән, Актүбәдән дә мөрәҗәгать итәләр. Алгы сызыктагы хәрбиләр белән элемтә бар – алар безгә заявкаларын юллыйлар. Ул заявкаларны админ кызларыбыз Элина, Софья кабул итеп алалар.  Без шулар буенча гуманитарка туплыйбыз. Бу инде барлык штабларга да бүлеп бирелә. Штабка ярдәмгә көн дә 10-15 ләп  кеше килә, күбесе пенсионерлар, аларның күпчелеге чиркәүгә йөрүче апалар. Службадан соң туп-туры монда юнәләләр. Яшьләр эштән соң килеп булыша.  Хезмәтебезнең билгеле эш сәгате юк – кем кайчан булдыра. Бүген солдатларга  маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, генераторлар, оекбашлар, эчке кием-салым, сөлге, одеял, госпитальгә кирәк-яраклар, төзелеш материаллары, кадакка кадәр - иң кирәк, иң соралган әйберләр. Машина тәгәрмәчләре, көрәкләрне дә – бөтен әйберне җибәрәбез, - диде Алсу ханым. Волонтер белән әңгәмә барышында гына да дистәләгән кеше килеп, кирәк-яраклар бушатып китте. Берәүләре шәм өчен банкалар, икенчеләре кием-салым алып килгән. 90 яшьлек Юрий Анисимов тартмага салып солдатларга җылы башлыклар кертте. Техснабтан Равил абый коры боткалар әзерләп юллаган. Аларны ул дроннар белән һавадан  кызыл линиядә булган егетләргә төшерерлек итеп җайлап ясаган. Лидия ханым кышкылыкка егермеләп маскировка костюмы тегеп китергән. 
– Халыктан җыелган акчага бер тонна парафин алып кайттык. Землянкаларда парафин исе чыгарга тиеш түгел бит, шуңа күрә дә  егетләребезгә медицинада куллана торганын кайтарттык. Күбебез өйдә дә эшли. Мин үзем хәзерге вакытта солдатларга коры душ әзерләү белән мәшгуль. Бар тырышлык шул балаларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз  исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар өчен куела, – дип тәмамлады сүзен Алсу Минзыя кызы Әхмәтова.

Әлмәт фидакарьләренең барысына да шушындый катлаулы чорда солдатларга ныклы терәк, ышанычлы ярдәм чыганагы булганнары өчен хөрмәтебезне белдерәбез, һәрберсенә  исәнлек-саулык, сабырлык теләп калабыз. Йөрәгегездә булган игелек утын сүндермәгәнегез өчен зур рәхмәт. Әле дә сез бар, волонтерлар.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/934653
Язык: 
Татарский