Ватан Геройлары көне

Бу истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә Федераль закон белән расланды. Җиденче сыйныф укучыларын «Юнармия» сафла-рына кабул итү тантанасы булды.
Без бу тантанага мәктәбе-безнең элеккеге укучысы, махсус хәрби операциядә катнашып «Батырлык ордены» дәүләт бүләгенә лаек булган Альберт Атлас улы Ибраһимовны чакырдык. Ул укучыларга МХО зонасындагы хәрби хезмәте, көн саен очрашкан кыенлыклары һәм сынаулары турында, иң мөһиме, дуслык, үзара ярдәм һәм хәрби бурычка тугрылыкның бәяләп бетергесез мөһимлеге турында сөйләде.
Альберт Ибраһимов «Әлмәт таңнары» газетасында басылып чыккан язмада үзенең дустын күргәч шатлыгын яшерә алмады. Әйе, сугышчан дуслыкның кадерен үзе ут астында булмаганнар аңламыйлардыр инде. Альберт абыйлары укучыларны үзенең иптәше белән дә таныштырды, аның турында да сөйләде.
Ватаныбызны якларга әзер булуыгыз - һәрберебез өчен үрнәк. Илләргә иминлек, тынычлык телибез.

Гөлнур Миннегалимова,
туган(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,
Мәмәт мәктәбе

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/934822
Язык: 
Татарский