АХМЕТШИНА МИННАГИЯН АХМЕТГАТИНОВНА

Дәүләтшина Миннагиян Әхмәтгата кызы 1921 нче елның 8 гыйнварендә урта хәлле крестьян Әхмәтгата һәм Гальмаган гаиләсендә дөньяга килә.

1929- 1933 нче елларда башлангыч хезмәт мәктәбен тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы елларында җәй көнне икмәк игүдә, аны сугаруда актив катнаша,ә кыш көннәрендә фермада сыерлар сава, бозаулар карый, кичләрен авылдашлары белән бергәләшеп сугышчыларга оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр.Урман кисәргә, акоп казырга да аларны җибәрәләр.1941 елдан алып 1945 елга хәтле ир –атлар хезәтен башкара, үгезләр җигеп җир сөрә,урманнан утын алып кайта, иртәнге караңгыдан кичке караңгыга хәтле басуда эшли.

1946 елда Дәүләтебез тарафыннан “Тылда күрсәткән фидакарь хезмәте өчен “медале белән бүләкләнә.

1948 нче елда яңа гына сугыштан кайткан  Хәлиулла Әхмәтшин  белән тормыш корып җибәрәләр.

1950-51 нче елларда Түбән Абдул кибетендә сатучы булып эшли.

1952- 61 елларда китапхәнәдә һәм клубта җыештыручы булып эшли.

1962 елда Хәлиулла Әхмәтшин музей оештырган чорда аның уң кулы, ярдәмчесе булып эшли.

1962 нче елдан 2001 елга хәтле Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда фондларны саклаучы хезмәтен башкара.

Шушы эшләү чорында Бөек Җиңүнең 30,40,50,60 елары белән медалләр белән, һәм дәүләтебез тарафыннан бирелгән төрле мактау хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.

Музейда сугыш чорында киелгән күлмәге һәм шәле саклана.

Государственные награды;

Ахметшина М.А

1)Удостоверение к медали «Ветеран труда» от 13.06.1978г

2)Удостоверение «Ветеран труда» от02.11.1999г.

3)Удостоверение к юбилейной медали «50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.» от22.03.1995г. №1300562

4)Удостоверение к медали «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.» от 25.01.1948г. №284029

5)Удостоверение к юбилейной медали «30 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.»  от 10.10.1975г.

6) Удостоверение к памятному знаку Республики татарстан в честь 55-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.» от 06.2000г.

7)Удостоверение к юбилейной медали «40 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.»  от 29.04. 1985г.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/838828
Язык: 
Татарский