p2018 нче елга бик матур исем бирелде – бу ел изгелек кылу елы (год волонтёра). Шул уңайдан дәүләтебез халкыбызның күңелен дөрес юнәлешкә борып, бик күп төрле акцияләр уйлап таба. Хәзерге вакытта Мәрхәмәтле Татарстан рубрикасы астында бара торган акцияләрнең берсе - язгы мәрхәмәтлелек атнасы. Дәүләтебез оештырган мондый акцияләр безнең барыбызны да тирә –ягыбызга игътибарлы булырга, янәшәбездә яшәүчеләрнең хәлләренә керә белергә, Аллаһы тарафыннан биргән нигъмәтләрне башкалар белән дә уртаклашырга өйрәтә. Хәзерге вакытта бар нәрсә дә – дуслык, туганлык, мәрхәмәтлелек кебек һәр кешегә хас булган, изге матур хисләр акча бәрәбәренә исәпләнеп, күңел караңгылыгына батып барган бу чорда, мондый акцияләрнең әхәмияте искиткеч зур./p pШушы уңайдан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре үзләренең ветераннарны барлау эшен дәвам итеп, Елховой авылында яшәүче бердән-бер Бөек Ватан сугышы ветераны, Вильданов Әгъзам Имаметдин улы яшәгән йортка юл тоттылар./p pАларның хыяллары Әгъзам Имаметдин улына үзләренең күчтәнәчләрен тапшырып, аңа ул теләгән берәр эшне башкарып ярдәм кулы сузу иде. Әмма бу авылда сугыш ветераннарына, сугыш толларына, сугыш чоры балаларына аеруча кайгыртучанлык күрсәтәләр. Әгъзам Имаметдин улы да музей хезмәткәрләрен ягымлы елмаеп, үзенең пөхтәләп җыелган өенең түренә үтәргә чакырды. Аның бердән-бер теләге ул, рәхәтләнеп яшьлек чорларын искә алып, бер сөйләшеп утыру иде./p p Вильданов Әгъзам Имаметдин улы 1924 елның 12 апрелендә Иске Багряҗ - Елховой авылы бала тудыру йортында дөньяга килә. Әтисе Имаметдин авылдагы шул чорлардагы янгын сүндерүчеләр оешмасын җитәкли. Ул чорларда авылларда, бигрәк тә җәй көннәрендә, янгыннар бик еш чыга, чөнки салам түбәле өйләр җәйге эссе-коры һавада бер чаткыдан янып киткән. Шул сәбәпле һәр авылда өчәр метр биеклектәге каланчада бер кеше тәүлек буена күзен алмый авыл өстен күзәткән. Әгъзам абыйлар үзләре генә дә ике мәртәбә көчле янгынга эләгәләр./p pӘгъзам абый өч класс белем ала, шуннан соң әтисенә ияреп эшкә йөри башлый. Сугышка ул 1943 елның җәендә чыгып китә. Аларга Финләндия өлкәсеннән алып Берлинга чаклы сугышырга туры килә. Берлинны алганда ул каты яраланып госпитальгә эләгә, шул сәбәпле сугыштан соң туган авылына бары тик 1948 елда гына кайтырга насыйп була. Бу сугыш ветеранының йөзенә карасаң андагы хәрбер җыерчык шул чорда күргән авырлыкларны сөйли сыман; тау-тау өелгән сугышчан дусларының мәетләре, таланган, яндырылган авыллар, шәһәрләр, янәшәдә ашап утырган иптәшенең бер мизгелдә күз алдында бомба чокыры өчендә үлеп ятуы, яз көннәрендә канлы ташулар агуы - болар искиткеч авыр хатирәләр булып күңелләргә уелып кала. Шулай булуга карамастан, шушы ук кешеләр авыр сугыш елларын үтеп, туган үскән авылларына кайта алганнары, сугыш киемнәрен дә салмыйча колхоз кырларына, завод-фабрикаларга эшкә чыгалар. Чөнки авыр яусыз сугышларлардан соң калган җимерекләрне төзәтеп, илебезне тиз арада аякка бастырырга кирәк була. Әгъзам абый да бераз савыгу белән Елховой авылының төзелеш бригадасын җитәкли. Җимерелеп беткән фермалар, колхоз өйләре, клублар, кибетләр төзелешендә аларның элеше бик зур була. Әмма авыр җәрәхәтләрдән булган авыртулар, аңа бер генә көн дә сугышта булганын исеннән чыгармый./p pАңа бүгенге көндә 94 яшь, әммә ул үзенең кайчан сугышка киткәнен, беренче мәхәббәтен, булачак кәләшен сорарга килгәндә, кәләшнең әтисе, аны бәрәңге базыннан кычкырып сәләмләүенә хәтле хәтерли әле ул./p pБулачак кәләше Әхмәдиева Хәйрия Зәки кызы белән 1948 нче елның февраль аенда гаилә корып җибәрәләр. Хәйрия апа гаиләсе 1920 нче елларда ук ипи пешереп сату итү белән шөгылләнә. Хәйриянең әтисе Зәки ул чорлардагы авылдагы беренче эшмәкәр була, үзе уйлап ясаган кләндир (баранки) ясау җайланмасында камырдан кләндирләр чыгарып аларны мич төбендә пешерә. Шуларны Елховой авылының данлыклы базарына чыгып сата торган була. Шушы җайланма бүгенге көндә авыл тарихы музеенда саклана. Әгъзам Имаметдин улы белән Хәйрия Зәки кызы бергә алтмыш сигез ел матур итеп, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Шул вакыт эчендә алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма тормыш аларга сынауны берсе артыннан икенчесен җибәреп кенә тора, төрле сәбәпләр аркасында аларның өч балалары якты дөньядан китә. Бүген дә сөйләшеп утырганда бу кайгылы атаның күзләре яшьләнде, чөнки бүгенге көндә аның тормыш иптәше һәм өч баласы Елховой авылы зиратында җирләнгән. Бу әңгәмә мондый авыр хәтирәләр белән тәмамланмады әлбәттә, чөнки бүгенге көндә аны яратып иркәләп, аның белән горурланып яшәүче кызлары һәм бабаем дип торучы оныклары һәм оныкчыклары бар. Ул үзе дә илгә-көнгә яраклы балалар тәрбияләп үстерә алуына сөенеп, алар белән горурланып яши. Әгъзам Имаметдин улының В.И Сталин тарафыннан бирелгән ике рәхмәт хаты музейда саклана, ә орден медалләре аның күкрәген бүген дә бизәп торалар. Бу күпне күргән каһарман авыл аксакалына алга таба сәләмәтлек, җан тынычлыгы белән хәерле гомерләр теләп музей хезмәткәрләре аның белән саубуллаштылар./p p Текстның авторы : Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/853327