Тыл һәм хезмәт ветераны Мингазова Тәнзилә Нуретдин кызына 90 яшь!

Әлмәт районы, Мәмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мингазова Тәнзилә Нуретдин кызы үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Гимаева Алсу Камил кызы, милли белем һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар Җиһаншина Сирина Мәкъсут кызы, Мәмәт мәктәбе коллективы исеменнән директор Гыйләҗева Миләүшә Әхәт кызы, авылның ветераннар советы җитәкчесе Г.Г.Галиева килгән иде. Юбилярга Мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр, чәчәк букетлары тапшырылды. Тәнзилә Нуретдин кызы күп еллар Мәмәт мәктәбенең интернат мәктәбендә пешекче булып хезмәт куйган. Авылдашлары аны бүгенге көндә дә ачык йөзле, киң күңелле, уңган хезмәткәр буларак искә алалар. Ул пешергән ашларның тәмен һаман да онытмыйлар, сагынып сөйлиләр.
Тәнзилә апаның ике баласы, 4 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Бүгенге көндә ул балалары һәм оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Килгән кунаклар аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлыклы тыныч аяз көннәр теләделәр. 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/838549
Язык: 
Татарский