Мауа Сафина кунаклар көтә

Төрле авырлыклар кичереп тә, инде өлкән яшькә җитүгә дә карамастан, күзләре һаман да янып торган, күңел яшьлеген, тормыш дәртен, матурлыгын җуймаган кешеләр була. Әлмәттә гомер кичерүче тугызынчы дистәсен ваклаган Мауа Сафинаны беренче күрүдә үк әнә шундыйлар арасында кертергә була.  

Шушы көннәрдә 85 яшен билгеләп узарга җыенган ветеранның  шулай дәртләнеп, һәммәсен ашыкмыйча гына җайлап, тәмләп сөйли белүенең, йөрәгенең картаймавының сәбәбе бик гади икән  – ул һаман да укучылары арасында, әле дә аларның яраткан Мауа апалары. Ә бит лаеклы ялга чыгуына да өч дистә ел узган. Әле дә үзен онытмыйлар, картаерга, моңсуланырга ирек бирмиләр.

– Бүген үзе дә мәктәптә эшләүче оныгым да: “Әби, хәзер эшләмисең дә инде, ничек сине шулкадәр яраталар, гел шалтыратып торалар, килеп тә җитәләр”,  – дип аптырый.  Түбән Камада яшәүче киленем “85 яшеңә дә укучыларың килер, әзерләнебрәк торырга кирәк” дип китте, – ди Мауа Асылгәрәевна.

Укытучы апаларының ишеге һәркем өчен ачык. Ул яшәгән Төзүчеләр проспектында булырга туры килгәч, мин дә юл уңаенда кереп чыгарга булдым һәм Мауа апага шалтыраттым. Ул төпченеп тә, кем икәнлегемне тикшереп тә тормыйча, ачык тавыш белән бер белмәгән кешесенә: “Мин өйдә, килегез, кил”, –  диде.  Монысы инде элек-электән килгән кешеләргә ышана белү сыйфаты. Бу барыннан да бигрәк нәкъ менә авыр еллар йөген халык белән бергәләшеп үз җилкәләрендә тарткан кешеләргә хас. Мауа апа дәһшәтле чорны бик яхшы хәтерли. Хәер, онытырлыкмы соң ул ачлы-туклы яшәгән елларны?!

– Сугыш башланган көнне Сабантуй иде бит. Мин ун яшьлек бала. Районга бәйрәмгә бармадым, авылда, Бишмунчада калдым. Сабантуйдан кайтучыларны олы урамга чыгып көтеп тордык. Көлешәсе урынга халык елашып кайтып керде – сугыш башланган икән. Безнең абыйны да фронтка алдылар. Ул һәлак булды. Әтигә 60 яшь иде. Шуңа күрә ул авылда калды. Бу чордагы михнәтләрне аңлатып бетерерлек түгел, әмма безнең әти янда булгач, хәлебез әз генә генә булса да җиңелрәк иде, – дип хатирәләрен яңартты ул кабаттан.

Асылгәрәй ага гомер буе ат караган, әнисе гади колхозчы, укытучы булу теләге каян килгән Мауа апага? Баксаң, аның абыйсы Габдулла, апасы  Кәримә дә шушы изге һөнәрне сайлаган булганнар. Бишмунча кызының тормышы бәлки башка борылыш та алган булыр иде, әгәр әтисе каты тормаган булса. Гаиләдә җиде бала, җидееллык мәктәпне бетергәндә сугыш тәмамланганга бер генә ел, авыр чор. Шуларны уйлап Мауа иптәш кызы белән ФЗӨгә китәргә исәпли. Әтисе  моңа каршы төшә, “Барлык балаларны да укыттык, Мауа барсын әнә Бөгелмәгә”, – ди. Асылгәрәй ага кызының әйберләрен арбага төяп, аны Бөгелмәгә кадәр 45 километр араны җәяү тартып барып, кызын фатирга урнаштырып кайтып китә. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Мауаны педучилищега имтихансыз кабул итәләр. Аннан Бөгелмә укытучылар һәм Казан дәүләт педагогия институтларында белем эстәү.

– Мин әле дә әти-әнигә рәхмәтле. Чөнки кечкенәдән үк мөгаллимә булырга хыялландым. Тыкрык балаларын җыеп, аларның укытучысы булып уйный идек. Һәрвакыт үз эшемне, балаларны яратып эшләдем. Әгәр яңадан һөнәр сайларга туры килсә, янәдән укытучы булыр идем, – ди ул.

  Мауа апа – РСФСРның һәм СССРның халык мәгарифе отличнигы, күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары иясе. Мондый дәрәҗәле бүләкләр, хезмәтенең шулай югары бәяләнүе артында фидакарьлек, сабырлык, укучыларының күңеленә үтеп керә белүе ята.  Туган авылына укытучы булып ул педучилищедан соң элеккке Ямаш районы Алексеевка мәктәбендә дүрт ел  укытканнан соң кайта. Гомеренең 32  елын авылдашларына химия фәне серен өйрәтүгә багышлый ул. Мауа Асылгәрәевна ул чактагы мәктәп директоры Шамил Надыйровны, башкаларын да, иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләрен, укучыларын җылы сүзләр белән искә алды.  Горурланырлыгы бар мөгаллимәнең – күпме шәкерте аның юлыннан киткән, укытучы булган, химия-биологиядән уңышлы имтихан биреп медицина тармагын сайлаучылар да, нефтьчеләр дә байтак.  Яраткан укытучылары аларның һәммәсен дә исемләп хәтерли.

– Мәктәп елларын әле дә сагынам. Мине онытмыйлар, очрашуларга, бәйрәмнәргә гел чакыралар, укучыларым һәр елны 1 сентябрьдә, туган көнемдә җыелышып киләләр. Мин бик бәхетле мәгариф ветераны, – дип сөенә әңгәмәдәшебез.

Фәнгә башкаларда мәхәббәт уяту өчен әүвәл үзең аны яратырга, җаның-тәнеңне биреп эшләргә кирәк. Мауа Сафина химия-биология дәресләре кызыклы үтсен өчен төрле алымнар куллана. Кая гына барса да, Мәскәүгәме яки башка шәһәргәме ул иң элек химия кабинетына, ә ире, шулай ук укытучы, математика кабинетына әйберләр, күрсәтмә әсбаплар җыя. Бишмунча мәктәбенең химия лабораториясе әллә ничә тапкыр район күләмендә беренче урын ала.

Вазыйх ага Кадыргулов  белән алар авыл мәктәбендә танышалар. Габдрахман егете Бишмунча мәктәбенә завуч итеп билгеләнә. “Укыту белән бергә аның җәмәгать эшләре дә күп иде. Ата-аналар комитеты, химия буенча куст-методик берләшмә җитәкчесе, профсоюз оешмасы рәисе, тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эшләү инспекторы, авыл халкы арасында агитатор – боларның барысы да дәрестән тыш эшләнә. Аларны ничек башкарганбыздыр. Улыбыз һәм кызыбызны күрми дә идек”, – бу укытучының зарлану сүзләре түгел. Авырлыклар хәзер дә бар. Мауа апа мәгарифтәге үзгәрешләр белән кызыксынып тора. Укучыларның һәм укытучыларның белемен БДИ ярдәмендә бәяләү белән килешеп бетми ул. Имтиханын бирә алмыйча аттестатсыз калган укучыларга да җаны әрни. Чынлап та, белем дәрҗәләре сай булса да, бәлки алардан менә дигән гади эшчеләр чыгар?!

Әлмәткә алар Мауа апа лаеклы ялга чыккач күченеп килә. Бер ел элек Вазыйх абый да арадан китеп барган. Әле ярый балалары, оныклары, укучылары, дуслары бар. Алар күңелсезләнергә ирек бирми. Мәгариф отличнигы безнең “Әлмәт таңнары”н да көтеп ала, яратып укый икән. Намазны да калдырмый. Уңган кеше барысына да өлгерә, диләр. Хак сүзләр!

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/838346
Язык: 
Татарский