Бишмунчада Җәлил иҗатына сәяхәт кылганнар

Татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан аның сүрелмәс иҗатына багышланган кичә 16 февральдә Бишмунча авыл китапханәсендә узды.

Китапханәче Мәүлидә Шәрифҗанова кичәне төрле буын вәкилләре катнашында оештырып, һәркемне “Җәлил тормышы” буйлап йөртте: иҗатын яңа гына өйрәнә башлаган башлангыч сыйныф укучылары да, шигырьләрен тормыш девизы иткән өлкәннәр дә шагыйрьнең сынмас рухына сокланып, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде», – дип язган шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Әйе, аның әсәрләре җырлап тора. Җырларының саны төгәл генә билгеле дә түгел. Алар арасында самими балаларныкы да, мәхәббәт белән сугарылганнары да, Туган ил өчен көрәш турындагы, гаиләсен яратуы, сагынуы, хөрмәтләве турындагы җырлар да бар. Кичәдә каһарманыбызның үлемсез шигырьләренә язылган матур, күңелләрдә җуелмас җырларны искә төшердек.

Бишмунча авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Гөлкәйләрем” ветераннар төркеме  “Бөрлегән”, “Җырларым”ны башкарса, Алсу Фазлыева “Кызыма”, Заря Сафина “Бишек җыры”н  Альберт Фазлыевның баян тавышына кушылып җырладылар. 

Туган иленә, дусларына, туганнарына чиксез мәхәббәте, дошманарына нәфрәте чагылган шигырьләре һәр башкаручы тарафыннан күңел биреп сөйләнде. “Кызыл ромашка” шигырен 3 нче сыйныф кызлары укыды, барыбызны шаккатырып, “Төрмәдә төш” шигырен 4 нче сыйныфтан Азат Әхмәдуллин яттан сөйләде. Фәрит Әхмәтгәрәев башкаруында “Бүреләр”, “Ишек төбендә”, “Ышанма” шигырьләре, авыл музее җитәкчесе Ландыш Зарипова сөйләгән “Кылыч” шигыре, Лилия Купаевадан “Хәдичә” Җәлилнең тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат итеп кешелекне таң калдырган шигырьләренең мәңгелек булуын тагын бер кат раслады.

Язманы кичәдә катнашкан шигырь сөючеләргә рәхмәт әйтеп Муса Җәлилнең “ДӨНЬЯДА ШУНДЫЙ ИТЕП ЯШӘРГӘ КИРӘК, ҮЛГӘННӘН СОҢ ДА ҮЛМӘСЛЕК БУЛСЫН – ЯШӘҮНЕҢ БӨТЕН МАКСАТЫ ШУНДА ТҮГЕЛМЕНИ?”,  дигән сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/838305
Язык: 
Татарский