Түбән Мактама төбәк музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сугыш юлы хатлары” дип аталган күргәзмә эшли

    Туган төбәгем Түбән Мактамадан 236 ир лачыны сугышка киткән. Шуларның                       18 е – әле мыек та чыгарырга өлгермәгән сабакташ егетләр. Әтиләре, абыйлары артыннан яшьлек кайнарлыгы белән үзләре теләп Ватан өчен барган яуга китеп, чит җирләрдә ятып калганнар. Бу егетләрнең ник берсе әйләнеп кайтсын. Аларны көткәннәр һәм әле һаман да көтәләр. Сугышта һәлак булганнарңың, типсә тимер өзәрдәй егетләрнең  хатирәсе булып нибарысы саргаеп беткән, инде язулары да танымаслык хәлгә килгән өчпочмаклы солдат хатлары, төсләрен җуя башлаган фоторәсемнәр генә калган. Алар һич тә картаймыйлар. Исемнәре дә авылдашлар теленнән төшми. Менә алар – Ватан өчен яшь гомерләрен корбан иткән егетләр: Г.Баһманов, С. Габитов, М Галимов, Ф Нургалиев, С.Кашапов, Н.Набиуллин, Х.Салихов, М.Сабиров, Ә.Сәүбанов, Й. Сарбулатов, Ә.Шәйдуллин, Р.Йосыпов, Н.Даутов, Ә.Исламов, Ә.Котлыкаев, Ш.Мостаев, Р.Фәретдинов, Ә.Хәйбрахмановлар. Исемнәре аталган бу егетләр арасында бары берсенең – Йолдыз Сарбулатовның гына төбәк музее архивында хатлары саклана.

      Сарбулатов   Йолдызның хатларын укысаң, хәйран калырлык. Туган җиргә чиксез мәхәббәт, әнкәсенә тирән ихтирам, сеңлесе белән энесенә абыйларча кайгыртучан киңәшләр, тормышка гашыйк булуы ярылып ята. “Исәнмесез, кадерле әнием, сеңлем Очкын, апаем Чулпан. Барыгызга да миннән сагынычлы кайнар сәләм. Әнием, бүген – 1 сентябрь. Син тагын класска кереп дәрес башларсың.Мин дә үземне парта артында утырган укучы дип хис итәм. Укытучыларымны да сагынып, хискә бирелеп алдым. Исән – имин кайтсак, югары белем алып илгә зур файда китерербез әле дип хыялланабыз. Ут эчендә булсак да, киләчәккә зур планнар, өметләр белән яшибез.Ә син, кадерле әнием, зинһар минем өчен борчылма. Фотоңда ничектер картаеп киткән кебек тоелдың. Авыр булса да түз инде, әнием. Җиңү таңына күп калмады”... “Саумысыз, газизләрем минем! Кадерлеләрем минем, сездән хат алгач, басып түгел, очып йөрдем кебек... Сеңлем Очкын, синең “отлично” га укуыңа бик сөендем. Әнигә көчеңнән килгән кадәр булыш. Син мине аңлагансыңдыр дип ышанам. Җиңү яулап кайкач серләшербез, киңәшербез әле. Ничек соң, бәрәңгеләрне алып бетердегезме? Уңышлар ничек булды? Авылда барсы да исән – саулармы? Көтегез. Урамнарны гөр итеп кайтып төшәрбез әле”...

       Җиңү көненә санаулы көннәр калганда авылдашыбыз Сарбулатов Йолдыз батырларча һәлак була. Ә әнкәсе Мөкәрәмә апа соңгы сулышында да “Йолдызым, син бит минем таң йолдызым”, дип пышылдый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр: “Улым Йолдыз исән, өметемне җуймыйча көтәм әле”, дия торган булган.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/836481
Язык: 
Татарский